Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җинаятькә карата - җәзасы

Яшел Үзәндә наркотик матдәләр белән сату иткән яшь гаилә парларына карата хөкем карары игълан ителде. Ир белән хатын 10 елдан артык гомерләрен тимерчыбыклы коймалар артында үткәрәчәкләр.

22 яшьлек Кирилл Павлов һәм аның 18 яшьлек хатыны Яшел Үзән җирлегендә "синтетик" наркотик матдәләрен сату вакытында наркополицейскийлар тарафыннан кулга алыналар. Үзләренең әйтүләренә караганда, алар, кешеләрнең сәламәтлекләренә зыян салачакларын белә торып, әлеге кыек юлга басканнар. Наркотикларның зыянын белгәнгә күрә, яшь пар аны кулланмый. Әлеге җинаять эшен тикшереп, суд карары Павлов Кириллны 7 елга каты режимлы колониягә хөкем итте, ә Самойлова Виктория, баласына 14 яшь тулганнан соң, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X