Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җинаять арты җинаять

Эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән, шуларның 24е - шәһәрдә, 6сы районда булган. 12 җинаять ачылган, 7се - «кайнар эздән».

2 талау, 24 урлау, 2 мошенниклык булган.
- Комсомольская урамындагы йорт подъездында беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 38 яшьлек ир 56 яшьлек ирнең акчасын талап алган.
- Васильевоның Свобода урамында беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 47 яшьлек ир 59 яшьлек ирнең телефонын урлаган.
- Московская урамында яшәүче 65 яшьлек хатынның өеннән ашамлык­лар һәм ике телефонын урлап чыкканнар. Моны 36 яшьлек хатын һәм 15 яшьлек яшүсмер кылган.
- Паратская урамында беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 39 яшьлек ир шприцлы наркотик матдә белән тотылган.
- Паратская урамында наркотик матдә белән беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән тагын бер кеше - 32 яшьлек ирне тоткарлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев