Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Имтиханнар дәвам итә: «койрык»лардан котылыр вакыт

Кичә, 24 июнь көнне, физика, география, химия, рус әдәбияты һәм җәмгыять белеме буенча резерв Бердәм дәүләт имтиханнары узды.

Имтиханнар Россиянең 85 төбәгендә үтте. Аларда якынча 33,7 мең кеше катнашты. Шуларның 29,6 меңе - бу елның чыгарылыш сыйныф укучылары.

Сүз уңаеннан: моңа кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары резерв көннәрдә - 22 июньдә рус теле, 23 июньдә математика буенча имтихан тапшырды.

Бүген Россиядә чит ил, тарих, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча имтиханнар уза. Россия буенча аларда 35,4 меңнән артык кеше катнашачак, күпчелеге - агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев