Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иммунитет турында

Коронавирус белән авыр ган кешеләрнең якынча 15-20%ы ике ай дәвамында эшләнгән антитәнчекләрен югалта, дип раслый РАН академигы, Санкт-Петербургның эпидемиология һәм мик робиология фәнни-тикшеренү институты директоры Арег Тотолян.

– Иммун системасы антитәнчекләр белән җавап бирсә дә, бер-ике айдан соң, аларның эзе дә калмый, — диде галим Россия каналларының берсендә.
Соңрак ул әйткәннәренә аңлатма биреп, коронавируска карата иммунитетның диагностик системалар билгели алмый торган күрсәткечкә кадәр кимүен әйтә.

– Безнең күзәтү барышында COVID-19 белән авырып терелүчеләрнең антитәнчекләре бөтен срокта да югары дәрәҗәдә саклана. Авыручыларның бер өлешендә антитәнчекләрнең кимүе күзәтелә һәм аларны хәзер бездә булган диагностик тест-сис темалар билгели алмый, — ди Тотолян. – Бу антитәнчекләрнең тулысынча юкка чыгуын аңлатмый. Вирус белән очрашканда иммун яклауны тәэмин итә торган «хәтер күзәнәкләре» барлык ка килә.

Ул стационарда дәваланучылар арасында коронавирус белән кабат зарарлануның булмавын нәкъ менә шуның белән аңлатырга тырыша.

– Шул ук вакытта, симп томсыз авыручыларда антитәнчекләр эшләп чыгарыла, әмма ул озакка бармый. Шуңа бәйле әлеге затларда күзәнәк иммунитетын өйрәнү бик мөһим мәсьәлә булып тора — ди эксперт.

Россиядә коронавирус ка каршы көрәш буенча оператив штаб билгеләгәнчә, COVID-19дан соңгы вакыт эчендә 1 070 576 кеше сәламәтләнгән. Бөтен эпидемия дәвамында 1,4 миллионга якын авыру теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев