Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ильвинаның гаиләсе ишәйде! (ФОТО)

Татар эстрадасының зәвыклы җырчысы Ильвина бала тудыру йорты каршында бала күтәреп фотога төшкән дә: "Мин бик бәхетле! Күптән көтелгән ир балабыз, улым туды!" - дип язган.

Баксаң, Ильвинаның абыйсы икенче тапкыр әти булган икән! Сабыйга Сәлим дип исем кушарга уйлыйлар.

Ильвина Cабан туйлары чорында җиң сызганып эшләде дә, кызы Раяна белән Грециядә ял итеп кайтты. "Бер атна буе тыныч кына рәхәтләнеп ял иттек. Кызыма Греция бик ошады", - диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә. Сентябрь аенда Раянага 5 яшь тулачак. Бассейнга йөрү, инглиз төрен өйрәнү, музыка белән шөгыльләнүдән тыш, Ильвина кызында аш-су өлкәсенә дә мәхәббәт тәрбияли. "Печенье, торт, коймак, кыстыбый кебек ризыкларны аеруча яратып әзерлибез", - ди җырчы.

Ялдан кайтуга Ильвина янә баш-аягы белән эшкә чумган. Күптән түгел аның "Бул янымда" җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. "Яңа җырлар иҗат итәм. Соңгы вакытта композитор Риваль Хисмәтуллин һәм шагыйрә Айгөл Вәлиуллина белән уртак җимешләребез күп булды", - диде Ильвина.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X