Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя Бәдретдинова: гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде

Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә.

Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп бәрелә...

15 яшьлек сеңлем Алсуның, 10 яшьлек энем Надирның гомере шул минутта өзелә. Җизни дә, апа да исән-сау, шөкер...

Кияүгә чыккач, озак бәби таба алмады апа. Йөрмәгән табибы, эчмәгән даруы калмады. Көне-төне Ходайга ялвара торгач, бөтенебез өчен могҗиза булып, Алсуыбыз туды. Аннан - Надирыбыз. Бер елны корбан чалмыйча, ураза тотмыйча калмады апа. Җае чыккан саен Коръән укытып: «Мин Ходаема мең рәхмәтле. Шундый матур балалар бирде. Бәхетле булырлар, мин бит аларны ялварып сорап алдым», - дия торган иде.

Чынлап та, үрнәк гаилә иде алар. Беркемгә зыяны тигән кешеләр түгел. Куркыныч кино кара­ган кебек булды ул көннәр. Әлегә кадәр җизнине дә, апаны да тынычландырып булмый.

Ни өчен? Ул сабыйларның ни гөнаһы бар? Кемгә нәрсә эшләгән алар? Гомере буе кемнедер рәнҗеткән, туктаусыз аракы эчкән, хатынын, балаларын, әнисен кыйный торган ир-атлар, балаларының барлыгын да белми торган аналар ник яши? Минем танышларым арасында гына да күпме «кан эчүче» адәмнәр! Үзләре дә яшәми, кешене дә яшәтмиләр. Ник аларны алмый Ходай? Әллә җирәнә микән? Тик ни генә дисәгез дә, мин бу гаделсезлекне аңламыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X