Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илнар Гирфанов: Сайлаулар чиста, дөрес һәм законлы үтте

"Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге рәисе, "Чиста сайлаулар өчен" Күзәтүчеләр корпусының Татарстан буенча координаторы Илнар Гирфанов 13 сентябрьдә Татарстанда уздырылган сайлауларда аларның оешмасыннан 150 кеше күзәтчелек итүен хәбәр итте.

- "Чиста сайлаулар өчен" Күзәтүчеләр корпусы Россиядә 5 мең күзәтүчене берләштерә. Татарстанда 13 сентябрьдә безнең 150 вәкилебез сайлаулар барышын күзәтте. Без булган сайлау участокларында закон бозу буларак бәяләнерлек гамәлләр ачыкланмады. Дистәгә якын төрле шелтәләр белдерелде, әмма алар шунда ук төзәтелде. Әйтик, бер участокта әби белән бабай сайлау пәрдәсе артына икесе берьюлы керергә теләде, ә закон буенча бу тыелган, шуңа күрә аларга аерым-аерым тавыш бирергә кирәклеге турында аңлатылды. Татарстанда сайлаулар чиста, дөрес һәм законлы үтте дип белдерә алам, - диде Илнар Гирфанов Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә журналистлар алдында чыгыш ясап.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев