Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җилкәнле көймәне үз иткән егет

11нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Илсур Җиһаншинга нибары 14 яшь, әмма ул күп мәсьәләләрдә өлкәннәр кебек фикер йөртә. Төпле егет, диләр аның кебекләр турында. Һәр сүзен, һәр фикерен, ашыкмыйча гына, үлчәп әйтә. Үтә тыйнак, бик җитди булуына карамастан, җилкәнле көймәне иярләгән бу яшүсмер егет яраткан шөгыле турында яратып сөйли. Ул...

11нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Илсур Җиһаншинга нибары 14 яшь, әмма ул күп мәсьәләләрдә өлкәннәр кебек фикер йөртә. Төпле егет, диләр аның кебекләр турында. Һәр сүзен, һәр фикерен, ашыкмыйча гына, үлчәп әйтә. Үтә тыйнак, бик җитди булуына карамастан, җилкәнле көймәне иярләгән бу яшүсмер егет яраткан шөгыле турында яратып сөйли. Ул «Бригантина» клубында һәм «Дельфин» яхт-клубы» коммерциячел булмаган автоном оешмада шөгыльләнә.

- «Бригантина»га очраклы гына барып эләктем мин. - дип сөйли Илсур. - Дустым Тимур Сабитов чакыргач барган идем әлеге клубка. Бу клубка йөрүче малайларның шөгылен бик ошаттым. Тиз арада малайларның һәркайсы белән дуслашып та өлгердем. Үз чиратымда, күрше йортта яшәүче дустым Миша Редьконы да чакырдым клубта шөгыльләнергә. Клубта кызык та, рәхәт тә: вакытның ничек узганын сизми дә калабыз. Җәй көне бигрәк тә. Җәй көне Идел буендагы «Дельфин» яхт-клубына йөрибез. Җилкәнле көймәләрга утырабыз да, рәхәтләнеп суда йөзәбез. Безгә, бу төр көймәдә билгеле бер тәҗрибә туплаган яшүсмерләргә, тренер күзәтүе астында киң Иделдә йөзәргә рөхсәт бирәләр. 4 кеше сыйдырышлы зур яхта да бар. Анда тренер белән бергәләп йөзәбез: ул хәрәкәтләрне төгәл үтәргә өйрәтә, киңәшләр бирә. Шулай ук катамаранда, каекта да йөзәргә өйрәнәбез.
- Җилкәнле көймәдә йөзә белү осталыгы буенча үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннар алуың турында ишетеп беләм.
- Көймәдә йөзәргә кемдер - тиз, кемдер әкренрәк өйрәнә. Мин беренчеләре арасында, шуңа күрә төрле ярышларда еш катнашам. Кече навигация сезоны ачылуга һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган ярышта «Оптимист» классында II урынны алган идем. Узган ел сезонны ябуга багышланган ярышта үземнең яшь төркемемдә, 13-14 яшьлеләр арасында, I урынны алдым. Быел Чаллыда җилкәнле көймәдә йөзү буенча Россия күләмендә зур ярыш булып узган иде һәм, анда катнашып, призлы өчлеккә кермәсәм дә, әйбәт кенә чыгыш ясадым. Тренерым Мәдинә Сабитовнага рәхмәт. Ул һәм тренер Денис Ланкин, вакытларын кызганмыйча, безнең белән рәхәтләнеп шөгыльләнә. Җилкәнле көймәдә йөзү серләренә өйрәтә.
- Идел киңлекләрендә җилкәнле көймәдә йөзүгә, матур табигать белән хозурланып йөрүгә күпләр кызыгадыр. Әмма шушы матурлыктан тыш, көймәдә йөзү сиңа нәрсә бирә?
- Физик яктан чыныгасың. Көймәдә, бигрәк тә ишкәкле көймәдә йөзгәндә, бөтен мускуллар эшли. Су өстендә секундына 7-8 метр тизлегендә җил булса, безнең өчен тагын да әйбәт: көч күбрәк кирәк, шулай ук осталык та, җитезлек тә.
- Клубта яшьтәшләрең күпме?
- Безнең клубка 8-16 яшьлек кызлар һәм малайлар йөри. Араларында техникумда укучылар да бар.
- Киләчәктә нинди һөнәр үзләштерергә уйлыйсың?
- Әлегә төгәл генә әйтүе кыен. Су белән бәйле һөнәр алуым, тренерларыбыз кебек балаларның остазы булуым да ихтимал.
- Җәйге каникул көннәрендә көймәдә йөзәргә өйрәнүдән тыш, тагын нәрсә белән шөгыльләндең?
- Быел бер ай шәһәр икмәк комбинатында эшләдем. Буяу эшләрен башкардык. Бер ай «Чайка» лагерында ял иттем. Ял көннәрендә гаиләбез белән авылга әбиләргә кайтып булышабыз. Буш вакытта малайлар белән рәхәтләнеп велосипедта чабабыз.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X