Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илдар чишмәсе барлык авылдашларны җыйды

Күгеш авылында Илдар чишмәсе ачылган көн, табигать көйсезлекләреннән соң, Аллаһ тарафыннан махсус җибәрелгәндәй кояшлы, хәтта эссе иде. Тантананы ачып җибәргән авыл җирлеге башлыгы Илдар Нотфуллин әйтүенчә, бу кадәр халык Сабантуенда да җыелмаган иде. Чыннан да, бик күп кунаклар, туганнар кайткан, тирә-күрше авыллар да бик күп җыелды бу көнне.

Чишмә буена төшкән һәркемне ерактан ук «Кайттыгызмы, авылдашлар», дигәндәй Илдар Шәйхетдиновның елмаеп төшкән фотосурәте каршы алды. Бик көткән иде шул ул, бу көнне, тик кызганычка, озак елларга сузылган авыруы, шушы санаулы көннәрне көтеп җиткерә алмады, күптән түгел генә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Әмма, әтиләренең изге ниятен тормышка ашыручы ике улы, ике канаты, тормыш сынауларын бергәләп күтәргән Флюрасы, туганнары, дуслары, авылдашлары ярдәме белән аның теләге үтәлде. Рухы шат булгандыр, чөнки телдән төшмәде ул бу көнне. Тормыш иптәше Флюра ханым да үз чыгышын, чишмәгә кагылышлы истәлекләреннән башлады:
- Әле автомат кер юу машиналары булганчы кер чайкарга ерак инешкә йөри идек бергәләп. Берсендә яңгырлы, пычрак көн иде, Илдар шунда, кара әле, якынрак урнашкан чишмә дә бар бит, диеп, бөтен тирә-юнен чүп-чар баскан, ташландык әйберләр белән тулган чокыр­га күрсәтте.

Розалия Ибраһимова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 58нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев