Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икмәкнең агы да, карасы да кирәк!

Газета-журнал яздырып уку хәзер заманча түгел, дип әйтергә яраталар. Интернет һәм телевидение булгач, янәсе. Әмма яңа табадан төшкән, туган телеңдә язылган, якташларыңның тормышын яктырт­кан, таныш йөзләрнең матур фотолары чыккан газетаны алып укудан да зур ләззәт бармы икән?! «Газетада чыккан, димәк, ташка басылган» дигән нәрсә дә бар бит әле! Район хәлләре,...

Газета-журнал яздырып уку хәзер заманча түгел, дип әйтергә яраталар. Интернет һәм телевидение булгач, янәсе. Әмма яңа табадан төшкән, туган телеңдә язылган, якташларыңның тормышын яктырт­кан, таныш йөзләрнең матур фотолары чыккан газетаны алып укудан да зур ләззәт бармы икән?!
«Газетада чыккан, димәк, ташка басылган» дигән нәрсә дә бар бит әле! Район хәлләре, яңалыклары һәм кешеләре белән кызыксынучының өстәлендә, һичшиксез, район газетасы булырга тиеш. Район башлыгы Александр Тыгин әйтмешли, икмәкнең агы да кирәк, карасы да.
Сүз дә юк, интернет та, телевидение дә кирәк. Ләкин, укырга вакыт юк дип, язылмыйча кала күрмәгез. Моңарчы гел алдырып та, кинәт язылмыйча, өенә килми башлагач, газетаны юксынучыларны беләбез.
Хәзер 2014 елның беренче яртысына подписканың нәкъ кызган чагы. «Татарстан поч­тасы» идарәсенең Яшел Үзән филиа­лы җитәкчесе Галина Сиверс белдергәнчә, халык, предприятие һәм оешмалар 22356 данә газета-журналга язылган. «Безнең район газеталары күпкә кызыклырак. Бөтен төрле мәгълүмат белән бергә, аларда предприятие һәм оешмалар эшендә кулланырга мөмкин булган бик күп файдалы материал да чыга» , - диде ул җитәкчеләр алдында чыгыш ясаганда.
Бу сүзләрне җитәкчеләребез мыекларына чорнап куйганнардыр, дип өметләник.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X