Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икесен дә бәрдергән дә, качкан

9 сентябрьдә 16 сәгать 30 минутта Гоголь урамында 37 яшьлек машина йөртүче җәяүлеләр юлыннан чыгып барган 17 яшьлек ике егетне бәрдерә.

Шул вакытта узып барган машина регистраторына язылган видео интернетта да пәйда булды.
Видеода барысы да ачык күренә, егетләр җәяүлеләр өчен махсус урында бер-ике генә адым атларга өлгерә, очып диярлек килгән машина туктарга да уйламыйча яшүсмерләрне бәрдерә, берсе берничә метрга ук очып китә.
ЮХИДИ идарәсе биргән сводкадан күренгәнчә, машина йөртүче авария урыныннан кача. Бу хәлне үз күзләре белән күргән, шаһит биргән видеоматериал аша машинаның номерен һәм шәхесен ачыкларга мөмкин була. Бер сәгать барган оператив-эзләнү чаралары нәтиҗәсендә «ВАЗ 21100» машинасын йөртүче яшәү урыны буенча исерек хәлдә тотыла. Ул руль артына утырганчы сыра эчкән идем дип аклана. Алкотестор белән тикшерү дә аның исерек булуын күрсәтә. Аңа карата берничә административ материал төзелә. Монда җәяүлеләргә юл бирмәү, исерек хәлдә руль артына утыру, һәлакәт булган урыннан качып китү, транспорт чарасын ОСАГО полиссыз йөртү керә. Хәзерге вакытта машина йөртүче 15 тәүлеккә тоткарланган.
Егетләрнең икесе дә XI сыйныфта - 11 мәктәптә һәм 5нче гимназиядә белем ала. Берсенең бәхете бар дисәң дә була. Аңа машина кырые белән эләгеп кенә китә, урында ук медицина ярдәме күрсәтелә һәм өенә кайтарыла. Ә инде иптәшенең бүгенге көндә хәле аяныч. Маликов Алишер Хөсәен улы баш сөяге җәрәхәте белән Яшел Үзән дәваханәсенә, соңрак республика клиник дәваханәсенең нейрохирургия бүлегенә озатыла. Бүген ул реанимациядә.
Социаль челтәрдә әлеге һәлакәт хакында күп сөйлиләр. Берәүләр «Муравейник» кибете каршында светофор кую тәкъдиме белән дә чыккан. Шулай ук зыян күргән Маликовлар гаиләсенә матди ярдәм җыю да оештырылган. Хәзер һәрбарчабыз бары бер теләктә: Алишерның аңына килеп, терелүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X