Икесе дә кома хәлендә булган
Реанимациягә кома хәлендә 25 яшьлек кызны һәм 29 яшьлек егетне китергәннәр. Икесенең дә диагнозы бер - баш җәрәхәте. Әмма җәрәхәтләнүләренең сәбәпләре генә төрле.
Кызны Почтовая урамында билгесез затлар аяусыз рәвештә кыйнаган. Зыян күрүчене үлем хәлендә диярлек медиклар реанимациягә китереп салган.
Ә менә егетне нәрсә борчыган, әлегә билгесез. Ул Чкалов урамындагы йортның бишенче катыннан үзе сикергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев