Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар ашамлыкларның сыйфатына биреләчәк

15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгели.

Россиядә бу көн 1994 елдан бирле билгеләнеп, ел саен аның тематикасы үзгәреп тора.

Быел кулланучылар оешмаларының Халыкара Федерациясе сәламәт туклану, кулланучылар хокукларын һәм гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләренә басым ясый.

- «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасы» программасына кертелгән чараларны үтәү максатыннан чыгып, төп игътибар республиканың кулланучылар базарында сатылучы ашамлык­лар һәм хезмәтләр сыйфатына биреләчәк, - дип сөйли бу уңайдан ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова. - Без мәҗбүри таләпләргә җавап бирмәгән ашамлыкларны ачыклау юнәлешендә эш алып барабыз. Тикшерүләр күрсәтүенчә, сыйфатсыз ашамлыклар сату очрак­лары еш күзәтелә. Бигрәк тә республикага читтән кертелүче товарлар таләпләргә ярашмый.

Сыйфатсыз ризыклар белән туклану кеше сәламәтлегендә ачык чагылыш таба. Симерү, кан басымының күтәрелүе, канда глюкозаның һәм холестеринның артуы авырулар китереп чыгара һәм үлем очраклары белән тәмамлана. Симерү, диабет, йөрәк-кан тамырлары, рак авырулары халыкара сәламәтлек өлкәсе кризисын тудыра. Хәзер хәтта начар туклану тәмәке зыяныннан да узып бара.

- Менә шуңа күрә дә инде бу елның 15 мартында билгеләнәчәк көн туклану рационында 10 ел элек кабул ителгән глобаль стратегияне гамәлгә ашыруны күздә тота, - дип сүзен дәвам итә Флера Гаязетдинова. - Аерым алганда, Яшел Үзәндә бу чаралар 4 марттан ук башланып китте һәм 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә сәүдә нокталарында кулланучылар өчен консультацияләр, икмәк заводында җитештерелгән икмәк-булка ашамлыкларын дегустацияләү, зур предприятиеләр ветераннары белән очрашулар оештырыла. 14 мартта «Кайнар линия» эшли. 4-58-78 телефоны аша без кулланучылардан сораулар кабул итәбез.

Бу көннәрдә Роспотребнадзор белгечләре кулланучыларны аноним анкеталау да уздыра. Алар арасында түбәндәге сораулар бар: «Сез туклану режимын тотасызмы?», «Фаст-фуд»ларны еш кулланасызмы? Сатып алганчы ашамлыкның составы белән танышасызмы? Ашамлык сос­тавындагы өстәмәләр, ароматизаторлар, ГМОларга игътибар итәсезме?

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев