Игорь Богаченконың өченче ярдәмчесе билгеле булды
Казанның Вахитов суды инкассаторның өченче ярдәмчесенең исемен атады.
Ул 37 яшьлек Юрий Зеликов. Тикшерүче шулай ук аның да кулга алыну вакытын 2 айга озынайту үтенече белән чыкты. Юрий үзе Казахстаннан, кулга алынганчы шофер булып эшләгән. Иректә хатыны һәм 8 яшьлек улы калган. Судка хатыны да килгән.
Юрий үзенең гаебен тулысынча таныгын. Шулай да, суд тикшерүченең үтенечен исәпкә алып кулга алыну вакытын 2 айга озайтырга дигән карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев