Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игелек кылу атнасына кушыл

Игелекне санап эшләмиләр. Тик шулай да, әйләнә-тирәбездә яхшы эшләрне арттыру кирәк.

Әлеге максаттан республикабызда быелгы 20-27 апрель аралыгы рәсми рәвештә "Игелек кылу атнасы" дип игълан ителгән. Аны башкача #ДобрыйТатарстан - игелекле эшләр эстафетасы, дип тә атыйлар.

Чараларны Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстанның Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге үткәрә. Акциянең хәтта үз девизы да бар. Анда катнашучылар "Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр" дигән шигарь белән яхшылык кыла.

Шунысы кызык: игелекле эшләр эстафетасының һәр көне үз исеменә ия. Мәсәлән, "Игелек кылу башлангычы"нда флешмоб, иреклеләр акцияләре ярдәмендә эстафетага старт бирелсә, кичәге "Дуслык көне"ндә төрле халыклар арасында дуслык, тынычлык, татулыкны популярлаштыру буенча чаралар узачак. Бүгенге көннең исеме - "Георгий тасмасы". Аның дәавамында Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашындагы чаралар, хәйрия концертын уздыру, олы яшьтәгеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү оештырылачак. Чаралар хәтта ветераннар госпиталендә, алар өчен оештырылган махсус палаталарда да үтәчәк.

23 апрель көне "Яхшы сүз көне" дип атала. Исеменнән үк аңлашылганча, монда приют, балалар, картлар, инвалидлар йортларына, аз керемле гаиләләргә тапшырыр өчен китаплар җыячаклар. 24е исә "Игелекле хезмәт күрсәтү" көне булачак. Анда бер-берең белән төрле хезмәт күрсәтү белән алмашыначаклар. Мәсәлән, репититорлык хезмәте күрсәтүне балаларны карап торуга алмашынып булачак. Болар барысы да - бушлай.

Бу ялларда "Игелекле ярминкә", "Игелекле ишегалды", "Һәйкәлгә - юл", "Минем гаиләм. Игелекле фото" кебек чаралар көтелә. Акциянең соңгы көнендә "Җиңү хаты" акциясе башланып китәчәк. Моннан тыш, игелек кылу эстафетасы вакытында "Игелекле марш" иреклеләр акциясен уздыру планлаштырыла.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев