Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идел елгасы буенда бүленгән җирләр белән Тверь тикшерүчеләре шөгыльләнәчәк

Идел елгасы буенда бүленгән җирләр белән Тверь тикшерүчеләре шөгыльләнәчәк Татарстанның Займище һәм Октябрьский бистәләрендә Идел елгасы ярын күмү турындагы эш белән СКР тикшерү идарәсенең Идел регионара табигатьне саклау бүлеге тикшерүчеләре шөгыльләнәчәк дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. "Зур бәхәсләр китереп чыгарган әлеге эш Россия Федерациясе тикшерү комитеты идарәсенең регионара бүлегенә...

Идел елгасы буенда бүленгән җирләр белән Тверь тикшерүчеләре шөгыльләнәчәк

Татарстанның Займище һәм Октябрьский бистәләрендә Идел елгасы ярын күмү турындагы эш белән СКР тикшерү идарәсенең Идел регионара табигатьне саклау бүлеге тикшерүчеләре шөгыльләнәчәк дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"Зур бәхәсләр китереп чыгарган әлеге эш Россия Федерациясе тикшерү комитеты идарәсенең регионара бүлегенә тикшерүгә тапшырылды. Болардан тыш, бу эшкә идарә криминалистлары да җәлеп ителде" - диләр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук бу эш тикшерү идарә җитәкчесенең шәхси контролендә булачак.

Якынча мәгълүматларга караганда, 2011 елда сусаклагыч акваториясендә җир участоклары межалангач, төзелеш фирмалары ясалма рәвештә җир участокларын бүлгәләгән. Аның мәйданы 500 гектарга җиткән.

Табигатьне саклау прокуратурасы 9 җир участогын (алтысы сатылган) дәүләткә кире кайтаруны таләп итә. Бу эш буенча Яшел Үзән районының башкарма комитеты, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, Росреестр һәм кадастр палатасы җавап тотучы буларак җәлеп ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев