Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиде бала анасы: “Йөрәк парәм үлем белән көрәшкәндә, ятим бала алам дип сүз бирдем” (фото)

Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында 7 бала тәрбияләүче искиткеч ханым, баш хәрефтән язылырга хаклы күркәм АНА белән танышып кайттым.

Дөресен әйтик, олы яшьтәге, тормыш авырлыгы баскан ханым белән очрашырга әзерләнгән идем. Ә Светлана Әүхәтшинаны күргәч, тел шартлаттым. Сөбханалла! 47не һич биреп булмый үзенә.

Бер сәгать буе үзе белән әңгәмә корганнан соң аңладым: Светлана ханымны эчкерсезлеге, сабырлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм изге күңеле шулай яшәрткәндер. Нинди батырлык эшләгән соң ул диярсез? Кемнәрдер бер бала да үстерергә кыймаган заманда, биш бала тапкан! Шуның өстенә, ике ятимне алып бәхетле иткән.

"Исемем "керәшен" булды"

- Кайбыч районы Мәлки авылында туып-үстем, - дип башлады сүзен танышым. - Мине әби тәрбияләде. Әни читтә булды. Ул штукатур-маляр иде. Мәскәүдә, Ташкентта төзелеш эшләрендә йөрде. Олимпиада вакытында объектлар төзүдә катнашты. Әти үзенең яңа гаиләсен корды. Әни соңыннан кайтып өй салды. Өй салгач, йортка бер иптәш кертте дә, безнең арадан кара мәче узды. Авылда торыр урын юк, өйгә сыймыйм: Свердловск өлкәсенә китеп бардым. Анда җаным теләгән эшкә - балалар бакчасына урнаштым.

Шул вакытта әлеге шәһәрдә хезмәт итүче Васил исемле егет белән таныша кыз. Күп тә үтми, гөрләтеп туй итеп, егет ягына - Киров өлкәсенең Малмыж районына кайтып китә яшь гаилә. Кайтуын-кайта, әмма күңеле тулы шик-шөбһә була аның. Керәшен кызын татар авылында кабул итәрләрме?

- Аллага шөкер, авылда мактаулы булдым. Иремнең дүрт апасы бар, каената-каенана исән. Биш каенаналы йортка килеп кердем бит. Мин бик сабыр кеше. Эндәшмәдем, түздем, начар яшәмәдек. Тормышыбызга ямь өстәп, 1990 елда Динар, 1992 елда Вәсилә туды.

Һөнәре буенча эш бирергә көтеп тормыйлар Светлананы. Авыл җире бит, һәркайда кадрлар җитәрлек. Әмма яшь килен тик ятмый: хуҗалык арбасына җигелә. Абзардагы ике ат, өч үгез, өч сыер, бозауларны тәрбия кылу әкренләп аның вазыйфасына әйләнә.

"Син монда эшләп үләсең"

- Әби белән үскәч, кул эшләренә кечкенәдән оста булдым. Каенана белән каената итек баса иде. Бервакыт алар кунакка киткәч, балаларны йоклаттым да, итек басып карарга булдым. Эшләү тәртибен белмим бит, йонын күбрәк алганмын. Басып бетергәч, бала итеге түгел, олы кешенеке булды. Шулай да ошаттылар. Акча юк, балаларның өсте-башы матур булсын дип, йон эрләп, төн утыра идем. Кешедән калган киемнәрне үзгәртеп бәйли идем балаларга. Шулай итеп, кешегә дә бәйли, итек тә баса башладым. Ике сәгать йокы эләгә иде. Кулларым ойый, авырта. Шуннан соң әнигә: "Бәйли торган машина аласым килә", - дип хат яздым. Ул акча җибәрде. Шулай итеп, костюм-итәк, кофта, башлыклар бәйләп сата башладым. Балаларны карау да үземә. Сөтне дә вакытында урнаштырасы: каймак, эремчек, катык, корт ясарга кирәк. Ирем шул вакытта: "Син монда эшләп үләсең, 40 яшьлек хатынга охшый башладың", - дип, бер сумкага кием-салымнарны гына тутырып, алып чыгып китте, - дип иренә рәхмәт укый Светлана апа.

Яшь гаилә Светлананың туган авылына кайтып урнаша. Монда да югалып калмый алар: авыл халкыннан итек калыплары җыеп, Чувашстаннан йон теттереп алып кайтып, итек басып сата башлыйлар. "Урманчының утыны юк" дигәндәй, әти-әнисе гомер буе итек басса да, Васил өчен бу эш үтеп чыкмаслык карурман була. Әмма тормышка чат ябышкан ханым аны да өйрәтә. Үзе түшәп, ире басып, көнгә алтышар пар итек өлгертә алар. Шулай итеп, тырыш гаилә ике атна эчендә шактый зур акчалар эшләп ала. Тормыш әкренләп үз җаена төшә. Башта ирле-хатынлы Федоровское урман хуҗалыгында хезмәт куйсалар, аннары татар теле укытучысы итеп алалар Светлананы. Бәхетләрен түгәрәкләндереп, өченче уллары Дамир дөньяга аваз сала.

"Баламны күкрәк сөте белән терелттем"

- Балаларның кендеге калын булды, соң төзәлде. Дамирның да кендеген катырак кысып бәйләделәр дә, ул өзелде. "Борчылмагыз, төзәлә" дип, биш көннән өйгә кайтарып җибәрделәр. Көн саен әзрәк кенә кан тамып торды аннан. Беркөнне күз салсам, катып калдым: бала ап-ак булган, иякләре эчкә кереп киткән, селкенми. Хастаханәгә алып киттек. И-и, анда күргәннәр: кислород җитми, баланың сулышы өзелә. Бәхеткә, Казаннан 45 минутта вертолет белән килеп алдылар. Шул вакытта: "Бу балам исән калса, бер ятимне сыендырыр идем", - дип, үземә сүз бирдем.

Казанга килеп төшкәч, ана белән бала өчен газаплы минутлар башлана. Кан килмәгәч, кислород җитмәгәч, баланың башы зурая. Эчке органнары да икеләтә зурая. Реанимация ишек төбендә кадакланган кебек утыра Светлана.

- Кереп кенә ятам: "Там ребенок умер", диюгә сикереп торам. Өмет юк дәрәҗәсендә диделәр. Ризык кабул итми, коса. Көн дә елый, төн дә. Тавышын ишетмәс өчен колагымны тотып йөрергә мәҗбүр була идем, йөрәккә керә бит. Система куярга урын калмагач, башына куйганнар. Башының тишелмәгән урыны юк иде. Ул балада безнең кан калмагандыр да, әллә ничә тапкыр салдылар. Атна ахыры җитүне түземсезләнеп көттем дә, дежур шәфкать туташларыннан: "Баламны соңгы тапкыр кулыма алыйм әле", - дип ялынып сорадым. Мамык авырлыгына калган улымны кулыма алдым. Һәм... бер атна ризык капмаган бала күкрәгемне эзләргә тотынды. Кайгыруымнан сөтем бетә башлаган иде, шаулап сөт төште, балам имеп йокыга китте. Үзем дә ничә көнгә беренче тапкыр, шатлыгымнан исереп, тынычлап караватыма барып аудым. Бераздан: "Аухатшина, ваш волчонок проснулся", - дигән тавышка сикереп торып, кабат балам янына атылдым. Ашатып утырганда бүлмәгә табиб килеп керде. Яшәү билгесе дә күренмәгән баланың күкрәк ашавын күреп, табибка да шок булды.

Шулай итеп, Дамир кабат дөньяга туа. Ана белән баланы аерым палатага күчерәләр. Дәваланып, өйгә кайтуга бала алу турындагы вәгъдәсен үтәргә дип, районның опека бүлегенә бара Светлана. Әмма аңа: "Үзегезнең өч бала, шуларны үстерегез", - дип каршы төшәләр.

Дамирның аягы җиңел булган күрәсең, Әүхәтшиннарга фатир бирәләр. Василны баш инженер вазыйфасына билгелиләр. Хуҗалык зурая: маллар тота башлыйлар. Декрет ялы беткәч, Светлана үзе дә Колангы авылы мәктәбенә урнаша. Әмма көтмәгәндә каенаталары үлеп китә. Бер генә ир бала булгач, әнисен карауны Васил үзенең бурычы итеп саный һәм аякка баскан тормышларын таратып, барлык җиһазларын төяп, сыерларын җитәкләп, кабат туган якларына - Малмыжга кайтып китәргә мәҗбүр була алар.

Иренең сүзен тыңлый торган була Светлана. "Кайтыйк" дисә кайта, "китик" дисә китә. Шулай аңлашып яшәгәнгә микән, ике арага кысылмый гаилә башлыгы, хатынын яратуын дәвам итә.

"Вәгъдәмне арттырып үтәдем"

Инде икенче тапкыр Кайбыч районына кайтып урнашкач, Светлана кибетче булып эшли башлый. Шул вакыт аралыгында кабат итек басарга, Афанасьевка авылында башлангыч сыйныфларны укытырга да туры килә аңа. 2004 елда хатын дүртенче бала - Лилиясен алып кайта. Декрет ялында да тик утырмый: итек баса, шәл бәйләп сата.

- Шулай көннәр үтә торды, көннәрдән бер көнне опека бүлегенә чакыртып алдылар. Эчкече гаиләнең 5 баласы бар, зурракларын әбисе ала, иң кечкенәсе - яшь ярымлыгына гаилә кирәк икән. Вәгъдә - иман. "Теплый дом" балалар йортына киттек. Алты яшьлек Настяның чәче-башы тузган, ирдәүкә, кече йомышын да малайларча йомышлый. Денис исә ашарга да өйрәнмәгән. Безне күргәч, елый ук башлады. Абый-апалары яныннан кемнең аерыласы килсен инде?! "Апасын да алып кайтып торыгыз, бәлки, шулай ияләшер", - диделәр. Настя белән Денисны алып кайттык. Безгә, өйгә ияләшкән баланы ни йөрәгең белән кире илтеп куясың? Шулай итеп, бер ятим алам дигән сүзне икеләтә үтәдем: ике баланы үз гаиләбезгә сыендырдым.

Балаларны алуын алалар, әмма аларга тиешле тәрбияне бирергә, сәламәтлекләрен дә кайгыртырга кирәк бит әле. Настяның бер аягы кыскарак булып чыга. Анысына артык игътибар бирми гаилә. Иң кызганычы: өйгә кайтканда алар кашык тотып ашый да белмәгән. Ризык дип бәрәңге кабыгын ашап, бәрәңгене алма урынына тотып йөргәннәр. Денисның җил чәчәгеннән бармаклары ябышкан, тәннәре суланган була. Температурасы еш күтәрелә. "Бу бала исән генә калса иде" дип елаган чаклары аз булмый ананың. Тора-бара Дениста психик тайпылышлар күзәтелә башлый: ул дигәнчә булмаса, ике аягын җәеп утырып, башын идәнгә бәрә. Хәзер дә бик гиперактив бала икән.

- Мәктәптән өйгә туры кайтмый, эзләп алабыз, - дип көлә 7 бала анасы. - Болардан кеше ясап булмас дип төн йокламый идем. Настя беренче сыйныфны матур гына тәмамлады, язарга, укырга өйрәнде. Икенче сыйныфка барса, шаккаттык: бернәрсә хәтерләми. Кыска вакытлы хәтер! Шуннан соң хастаханә юлларын таптый башладык. Хәзер ул Казанда коррекцион мәктәптә укый. Атна саен алып кайтып, илтеп йөрибез. Быел 7нче сыйныфны тәмамлады.

Әйтергә онытып торам: үзенең дүрт баласы янына тагын икене сыендыргач, кабат авырга узуын белә танышым. Инде нишләргә? Үзең тапканнар өчен генә түгел, кешенеке өчен дә җавап тотасы бар. Гомер дә яшьлеккә таба бармый. Әмма үз балаңнан ничек итеп баш тартасың? 40 яшендә Ландыш исемле тагын бер матур кызчык алып кайта Светлана ханым.

Соңгы сүз

Бүген Әүхәтшиннар гаиләсе бер оя булып, 9 кеше бер түбә астында яшәп ята. Дөресрәге, бәйрәмнәрдә шулай җыелалар икән. Динар инде өйләнгән, 1 яшьлек баласы да бар ди. Юридик өлкәдә хезмәт куя. Вәсиләнең дә күптән түгел никахы булган. Һөнәре буенча ул - чәчтараш, тырнак сервисы, тегү курсларында, хәтта трамвай йөртүчелеккә дә укыган. Дамир - чыгарылыш сыйныф укучысы, спортны ярата, хоккейчы. Алган кубок, медальләре белән өй тулган. Лилия - 5нче, Денис - 2нче, Ландыш 1нче сыйныфны тәмамлаган. Лилия - уку алдынгысы, Ландыш бик матур итеп җырлый икән. Светлана ханым үзе яраткан эшендә хезмәт куя: тәрбияче булып эшли.

"Алма агачыннан ерак төшми" диюләре хактыр. Әүхәтшиннарның барлык балалары да үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән, тормышка теш-тырнагы белән ябышканнар. Ә Светлана ханымның исә йөзе тулган айдай балкый. Аның күңелендә тузан бөртеге кадәр дә каралык юк. Шулай булмыйни, таш бәгырьле кеше шушы заманда 7 бала тәрбияли алыр идеме? Ходай Тәгалә туган чагында ук аның язмышын тәрбияче итеп сызган, күрәсең. Яшь чагыннан ук "тәрбияче буласым килә" дип талпынган ханымның хәзер дә гаиләсе дә, бакчасы да тулы балалар. Тырышлыгы, сабырлыгы алдан йөреп, ире белән күз карашыннан аңлашып, тормышларын җәннәт иткәннәр. Аякларына ныклап бассалар да, ирешелгәннәр чик түгел алар өчен. "Пилорам алдык, шуны эшләтеп җибәререргә уйлыйбыз. Итек басарга да ният бар. Йон тетә торган машина да булдырдык. Ходай язса, лаеклы ялга чыккач да эшебез булыр дибез", - дип озатып калды мине олы йөрәкле ханым.

Чулпан Шакирова. Акчарлак

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X