Шул рәвешле, 1-12 май көннәрендә шушы фестивальга кушылырга теләгән һәр ресторан милли ризыкларны таныту буенча үз программасын әзерләргә тиеш була. 1 май өчпочмак көне буларак билгеләп үтеләчәк, башкала үзәгендәге "Туган авылым" комплексы осталары дөньяда иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куярга җыена. Анда теләгән кеше килеп, дөньядагы иң зур өчпочмактан авыз итә ала, ә "Туган авылым"ның андый өчпочмак пешерерлек мөмкинлекләре бар, дип вәгъдәли Е.Лодвигова.
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев