Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң ышанычлы контролер – ветераннар

- Информация ресурслары арта баргач, фикерләү һәм аралашуыбызның форматы да үзгәрә, - дип билгеләде муниципаль район башлыгы Александр Тыгин ветераннар советы активистлары белән очрашуда. - Шулардан «Халык контроле» информация системасы аеруча популяр. Башлыкның ветераннар белән очрашуы юкка түгел. Аның фикеренчә, ветераннар арасыннан халык контролерларын сайлау районда күп проблемаларны вакытында хәл...

- Информация ресурслары арта баргач, фикерләү һәм аралашуыбызның форматы да үзгәрә, - дип билгеләде муниципаль район башлыгы Александр Тыгин ветераннар советы активистлары белән очрашуда. - Шулардан «Халык контроле» информация системасы аеруча популяр.
Башлыкның ветераннар белән очрашуы юкка түгел. Аның фикеренчә, ветераннар арасыннан халык контролерларын сайлау районда күп проблемаларны вакытында хәл итәргә, җитәкчеләрне җавапка тартырга мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме - бөтен сферада контроль көчәячәк. Халык та проблеманың асылын аңламыйча «Халык контроленә» сораулар яудырмаячак. Ветераннар арасыннан сайлап куелган 30дан артык халык контролерын аерым стандартларга өйрәтүләр оештыру күздә тотыла. Тикшерүгә барасың икән, син «коралланган» булырга, проблемалы өлкәләрнең үзенчәлеген белергә тиеш, дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, дәгъвалар, әгәр дә алар урынлы булса, халык контролерлары аша тиешле җитәкчеләргә, яисә районның власть органнарына җиткереләчәк.
-Иң беренче чиратта, балалар учреждениеләре ашханәләрендә балаларны сыйфатлы ашату мәсьәләсен контрольгә алырга иде, - дип тәкъдим итә башлык. -Оныкларны әби-бабайлардан да әйбәтрәк тикшерүче булырга мөмкин дә түгел. Әйтик, ашамлык көненә ничә грамм бирелергә тиеш, нинди җиләк-җимеш һәм күпме бирелә, кайчан, ни өчен һәм башкалар? Әлбәттә, балаларны тукландыру начар куелган дип әйтә алмыйм, әмма аны тагын да яхшыртасы килә. Ә контрольгә алу яхшырак эшләүгә стимул бирәчәк.
ТКХ проблемасы да юк түгел. Аның да үз нечкәлекләре бар. Әгәр дә махсус өйрәнү узган контролерлар булса, бу мәсьәләдә аралашу компетентлырак булыр, дәгъвалар да урынлырак бирелер иде.
Әгәр дә ветеран берләшмәләре бу эшкә алынса, үзгәрешләрнең күп буласын көт тә тор.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев