Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яхшы китапханәләрнең берсе бездә

Халыкара мәктәп китапханәләре көне алдыннан «Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 25 августтан 25 октябрьгәчә, республиканың иң яхшы мәктәп китапханәләре эш тәҗрибәсен ачыклау һәм өйрәнү максатыннан оештырылды.

Экспертлар комиссиясе әгъзалары урыннарга чыгып, китапханәдә балаларга, укытучыларга, әти-әниләргә мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, китапханәне үстерү программасының ничек гамәлгә ашырылуын, китапханә фондының ни рәвеш­ле тулылануын һ.б.ны өйрәнде.
Нәтиҗәдә, конкурсның йомгаклау этабына узган 10 шәһәр һәм 10 авыл китапханәсе арасыннан җиңүчеләр сайлап алынды. Җиңүчеләр арасында безнеке дә бар. Яшел Үзәндәге 1нче лицей китапханәсе - III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X