Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яхшы хат ташучыларны бүләкләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә 2016 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска йомгак ясалды.

- «ТАТМЕДИА» басмаларының гомуми тиражы - 250 мең данә. Россия масштабларында бу начар сан түгел. Без үз позицияләребезне саклап кала алдык. Яңа язылу кампаниясенә аяк басабыз. 2017 елда да күләмле эш башкарылыр дип уйлыйбыз. Безнең иң якын дусларыбыз сез, без сезгә ышанабыз, - диде генераль директор Андрей Кузьмин, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырып.

«Авылның иң яхшы хат ташучысы» номинациясендә җиңүче Балык Бистәсендә почтальон булып эшләүче Ләйлә Мусина 318 хуҗалыкның 286сын район газетасына яздыруга ирешкән.

Мамадыш районыннан Рәшидә Спиридонова 318 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә, шуларның 175е район газетасын укый. Ул бер көнгә якынча 15 чакрым ара үтә икән. Рәшидә ханым «Кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы» номинациясенең җиңүчесе. Хезмәтләре җиңелдән булмаса да, зарланмыйлар.

- Бала чактан ук хат ташу­чы булып эшләргә хыялланган идем, соңарак булса да, теләгем чынга ашты. Хезмәт хезмәт инде ул, авыр дип тә, җиңел дип тә әйтеп булмый. Тырышасың, төрле юлларын эзлисең. Кайчакта газеталарга үз акчама язылам да реклама итеп халыкка таратам. Кемнәрдер яратып укып китәләр, - ди «Иң яхшы шәһәр хат ташучысы» номинациясендә җиңүче Әлмәттән Нәсимә Фәсхетдинова.

Быел, конкурс кысаларында, беренче тапкыр «Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясенең җиңүчесе дә билгеләнде. Бу исемгә Балтач районының Борбаш авылы почта бүлекчәсе лаек булды. Алар 111 гаиләне төрле журналларга яздырганнар. Бәйрәмгә Борбаш авылының почта җитәкчесе Рәсилә Һадиева белән хат ташучы Розалия Гомәрова килгәннәр. Розалия ханым бу хезмәттә 29 ел. Авылдашлары аңа ышана, хөрмәт итә.

- Авылыбызда һәр хуҗалык һичюгы бер газета алдыра. Кайберләре синең хакка дип тә язылалар, - дип елмая Розалия Гомәрова.

- Бездә балалар журналларына өстенлек бирелә. Бу мәктәп коллективының әти-әниләр белән бергә эшләвенең нәтиҗәсе дә. Бала кече яшьтән укып үсмәсә, урта яшьләрдә генә аны кызыксындырып булмас иде. Кечкенә балалар үзләренә дип язылган журналларны көтеп алалар, укыйлар, - ди Рәсилә.

Арча районара почта бүлегенең подписка участогы инженеры Рәсүлә Гафарова «Сөембикә» журналыннан махсус приз белән бүләкләнде. «Сөембикә» журналына язылучылар санын үз территорияләрендә ике тапкыр арттырып, абунәчеләрне 214 кә җиткергәннәр. Рәсүлә Гафаровага мода йортына сертификат тапшырылды.

Чыганак - http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев