Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иң төзек йорт» бәйгесендә кем җиңде? (+ФОТОЛАР)

«Иң төзек йорт» бәйгесенә йомгак ясалды.

Әлеге зур фотобәйге район күләмендә барды һәм аны район хакимияте белән берлектә «Яшел Үзән» һәм «Зеленодольская правда» газеталары оештырды.
Газета сайтында иң күп тавыш җыйган Бакырчыда яшәүче Борһановлар чәчәккә күмелеп утырган матур йортлары белән икенче бәйгедә җиңеп чыга.
Республика күләмендә уздырылганында да сайтны күзәтеп баручылар аларның йортына өстенлек биргән иде. Без Борһановларны чын күңелебездән котлыйбыз.
Районың баш архитекторы Юрий Герасимов җитәкчелегендә эшләгән комиссия районда һәм шәһәрдәге төзек йортларны (конкурста катнашкан) ачыклады һәм урыннар билгеләнде. Алар түбәндәгечә.
Күп фатирлы йортлар ишегаллары буенча шәһәребезнең Загородная урамы 14нче йорт, Жуков урамының 1нче йорты, К.Маркс урамының 61а - 63 йорты ишегаллары иң яхшылары дип табылды.
Шәхси йортлар арасында шәһәрдә:
1 урын - Пелиховлар;
2 урын - Романовлар;
3 урын Калашниковлар гаиләсенә бирелде.
Районда урыннар түбәндәгечә:
1 урын - Миңнуллиннар (Кече Шырдан); 2 урын - Гыйләҗевләр (Күгәй); 3 урын Хәмидуллиннар (Карашәм) гаиләсенә бирелде. Барысы да хакимиятнең истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде.
Шунысын әйтергә кирәк: фотобәйгедә катнашкан барлык йортлар да, чыннан да, үз авылының гына түгел, тулы бер районның күрке булырлык. Әлеге йортта яшәүчеләр шушы нигезләрендә озын-озак гомер кичерсеннәр, бәхетле яшәсеннәр иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X