Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң төзек йорт безнеке ул!

Газета сайтында бара торган конкурс турында соң гына белдек.

Шулай да бик катнашасыбыз килде. Ник дигәндә, иң төзек йорт безнеке дип саныйбыз. Өч ай дигәндә без аны чын татар йорты иттек. Ниһаять, төзекләнеп, матурланып бетте, «Иң төзек йорт»ка әйләнде. Хәзер авылдагы йортлар «шәһәрләшеп» бетте. Ә безнеке, киресенчә, авылча. Түбәсен, киртәләрен, капкасын татарның яраткан төсе - яшелгә буядык.
Менә шушы елда тыныч кына яши башлавыбызга да киләсе елга 50 ел була. Нигезебез тыныч, гаиләбез тату булды. Балаларыбыз атна саен кайтып булышып йөриләр. Үземә ноябрьдә 70 яшь тула, хатыным Зәйтүнәнең дә 15 сентябрьдә туган көне. Менә шундый күңелле гаилә бәйрәмнәрен төзекләндерелгән йортыбызда матур итеп үткәрергә җыенабыз, Аллаһ кушса.
«Яшел Үзән» газетасын да ел саен өебезгә яздырып, яратып укып барабыз, конкурсларда катнашырга яратабыз.
Сөләйман Бикмуллин,
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев