Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң популяр исем – Кәрим

Мәхәббәт ул синең ничә яшьтә булуыңны сорамый. Әнә, шәһәрдә берәү 76 яшендә өйләнгән, ә иң яшенә 18. Кәләшнең дә олысына 76, ә яшенә 16 яшь.

Әлеге саннарны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе
Мәрьям Яковлева җиткерде. Агымдагы елның 11 аена безнең районда 961 пар гаилә коруларын рәсми төстә теркәгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу сан 11%ка кимрәк. Ни гаҗәп, аерылышучылар саны да кимегән. 11 айга 528 парга аерылу турында беркетмә теркәгәннәр, бу сан узган ел белән чагыштырганда 29га азрак. Шунысы кызык: аерылышучыларның күпчелеге бердән алып биш елга кадәр генә яши алган. Белгечләр дә бит беренче бишьеллыкны иң авыр чор дип атый.
Инде күңеллерәк саннарга күчсәк, быелның 11 аена 1535 бала туган. Гадәттәгечә, малайлар кызларга караганда күбрәк туа. 5 гаиләне игезәк сабыйлар туып сөендергән. 42 яшьлек хатын-кыз беренче тапкыр әни булса, 58 яшьтә берәү тәүге тапкыр әти булу бәхетен татыган. 15 яшендә үк әни булырга җөрьәт итүче «герой» да бар.
Инде иң еш кушыла торган малай исемен кем дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде - Кәрим. Шулай ук Әмир, Тимур, Данил, Артем исемнәрен яратып кушалар. Ә кызлар исемнәре арасында - Азалия, Алисә, Арина кебекләре популяр. Шулай ук яшел үзәнлеләр бәләкәчләренә Арьен, Әмин, Рамазан, Аэлита, Асель кебек сирәк очрый торган исемнәрне дә куша икән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесен бер сорау борчый. Яшьләр иң истәлекле көннәрен рәсмиләштерергә ЗАГСка килә. Тантана беткәннән соң, яңа өйләнешкән парларның чыкканын кунаклар әзерләнеп каршы ала: өсләренә чәчәк таҗлары, мул тормышта яшәсеннәр дип дөге, конфет, акча кебек әйберләр сибү гадәткә кергән. Матур, күңелле күренеш. Әмма бәйрәм итүчеләр кайтып киткәннән соң, ЗАГС бинасы территориясендә ятып калган калдыклар турында уйлап караган кеше юк. Аны кем җыярга тиеш? Җитәкче сүзләренә караганда, махсус җыештыручы юк. Бәлки, никахларын рәсмиләштерергә килгән парлардан, алдан ук сөйләшеп, ишегалларын җыештыручыга түләр өчен акча алыргадыр. Монда сүз зур сумма турында бармый. Аның каравы, тирә-юнь чиста булыр иде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X