Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң өлкән әти-әнигә 61 яшь

5сеннән 11нче февральгә кадәр Казанның загс бүлекләрендә 465 бала (255 малай һәм 210 кыз) тууы теркәлгән.

Иң аз авырлык белән туган бала - 870 грамм булса, иң зур авырлык белән туган сабый - 4 кило 580 грамм. Казанның иң яшь анисенә 17 яшь булса, иң өлкәненә - 61. Иң яшь әтигә 20, ә иң өлкән әтигә - 61 яшь.

Шул ук вакыт аралыгында Казанда барлыгы рәсми рәвештә 108 пар теркәгән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 яшь булса, иң өлкәннәренә - 73-шәр.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмир, Дмитрий, Илья, Тимур, Алисә, Мәрьям, Суфия, Ясминә. Сирәк кушылган исемнәр: Леон, Теодор, Лилит, Таир, Заля, Таңсылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев