Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң күңелле Сабан туе – Норлатта

Җәйнең иң күңелле, иң матур чагы - Сабантуйлар. Норлат Сабан туена быел Ходай бик матур көн бирде (Шулай да бераз яңгыр явып китсә дә, начар булмас иде диючеләр дә булды). Норлат сабан туе бик матур урында, теләсәң, җәяү кил, теләсәң, машинаңа утырып чык. Полиция мәгълүматларына караганда, Сабантуйда тирә-як авыллардан 5...

Җәйнең иң күңелле, иң матур чагы - Сабантуйлар. Норлат Сабан туена быел Ходай бик матур көн бирде (Шулай да бераз яңгыр явып китсә дә, начар булмас иде диючеләр дә булды).
Норлат сабан туе бик матур урында, теләсәң, җәяү кил, теләсәң, машинаңа утырып чык. Полиция мәгълүматларына караганда, Сабантуйда тирә-як авыллардан 5 меңләп кеше җыелган.
Минем үземә, шәхсән, мондагы Сабантуй бик ошый, чөнки барлык нәрсә дә уч төбендәге кебек күренеп тора. Шунда җыры да, уеннары да бик тере килеп чыга, бернинди ясалмалык юк. Теләгән кешегә шашлыгы дисеңме, лимонлы чәе дисеңме - бар да бар. Чиратлар да күп түгел, җаның теләгән җирдән сатып алырга мөмкин...
Гөлфирә (Күгәй):
- Елның елында бик матур үтә. Рәхмәт Шәүкәт Миңнуллинга. Авызы ничек армый торгандыр. Барлык мәйданны бер йодырыкта тота. Норлатлылар, шундый кешеләре булганга, сөенсеннәр. Колгага менүчеләрне дә, гер күтәрүчеләрне дә рухландырып, гел мактап тора...
Альберт (Норлат):
- Һәрчак сагынып көтеп алабыз сабантуйны, быел да ашкынып кайттык. Рәхмәт туганнарга бервакыттада чакырмыйча калмыйлар, барлык классташларны, танышларны күреп сөенәм. Сабантуй үткәч кенә бераз моңсу була, җәй үтеп киткән кебек тоела.
Әлфия (Яшел Үзән):
- Урыны бик матур карап туймаслык. Шулай да бер тотып тора торган республикадан җырчы булса, ямь өстенә ямь булыр иде. Үзешчәннәр дә матур җырлый, сүз дә юк... Сабантуй тагын да ямьлерәк булыр иде диюем генә...
Рузилә (Яшел Үзән):
- Ну шушы Шәүкәтнең алып барулары ... уйната да, көлдерә дә, оештыра да. Сабантуйны оештырган кешеләргә бик рәхмәт, чын татарча, безнеңчә Сабантуй бу. Рәхмәт норлатлыларга.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Тыгин авыл хезмәтчәннәренең язгы чәчү эшләрен уңышлы тәмамлавы белән тәбрикләде.
- Без менә нәкъ Норлатта кулланучылар кооперативын ачып җибәрергә булдык, хәзер аның бинасын ремонтлау бара, сөт саклау агрегатлары урнаштырачакбыз, алга таба сезгә шәхси хуҗалыгыгызда артык калган сөтне сатарга мөмкинлек булыр - диде... Норлатта һәм Косякау авылында яшәгән ике гаиләгә сөт саву аппаратлары бүләк итте.
Әй уйнап та карадылар ул көнне норлатлылар, хәер, монда Идел аръягының барлык авылларыннан җыелганнар иде. Капчык киеп йөгерү, түмәр тәгәрәтү дисеңме, җиңел чүкеч белән 200 кадакны түмәргә сугып кертү дисеңме - берсе дә калмады. Ә инде пәһлеван кызларыбыз гер күтәргәч, халык гөж килде...
Мәйдан тирәсенә көрәшчеләр җыела, узган ел батырлары да, Сабан туйлар җиткән саен йөрәкләре тыпырдап торган ветераннар да мәйданны урап ала. Бу сабантуйның кульминацион ноктасы, монда батырлар, монда элеккеге ел батырлары. Әнә Карагуҗалылар Госман, Камил, Илшат, аларның монда дуслары күп, аларны монда бар да белә... Башта балалар, аннан яшүсмерләр бил алыша. Кызык бит, күпме кеше сине тамаша кыла, күпме кеше сиңа көч биреп тора.
Сәгать кичке 8гә кадәр барган киеренке көрәштә Фирдүс Зәйнуллин (Осиново) баш батыр буларак танылды. Норлат егете Азат Тимершин әлегә икенче урында.
Бусы Норлатта алган тәэсирләр. Ә менә иртәгә шәһәр сабан туе, мәйданда иң-иңнәр генә чыгыш ясаячак. Уңышлар телик аларга. Имгәнүләр алмыйча көрәшсеннәр иде.
Илдар Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X