Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң кадерле бәйрәмнәребезнең берсе

Хөрмәтле Яшел Үзәнлеләр!

Корбан бәйрәме - мөселман халкы өчен дә ярлыкау, иманга тугрылыклы булуны раслау, Аллаһ Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык-һидаять бүләк итү бәйрәме.
Бу көн - һәр мөселман өчен дә кадерле көн һәм гүзәл бәйрәм. Бу көнне мөселман халкы Аллаһның әмеренә буйсынып, малларның иң яхшысын, олылап, корбан чала. Бәйрәм мөбарәк булсын, кадерле яшел үзәнлеләр, күңелләрдә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын. Аллаһ Тәгалә чалган корбаннарыгызның, биргән сәдакаларыгызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде.
Бәйрәм һәр йортка тынычлык, бәрәкәт, шатлык-сөенеч алып килсен. Ил-көннәребез тыныч булсын.
Хөрмәт белән,
Артур Егоров,
«Яшел Үзән сөт комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев