Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң актив дружиначылар - ЗПКБда

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында булып, анда узган елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм полициянең актив булышчыларына бүләкләр тапшырды.

- Узып киткән ел бик катлаулы булса да, полиция хезмәткәрләре күләмле чаралар үткәргәндә тәртип булдырды. 2014 елда 1885 җинаять (2013 елда - 1745) теркәлеп, шуларның 60 проценты тикшерелде, - диде ЗПКБ хезмәткәрләре каршында чыгыш ясаган эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Леухин. - Мондый үсеш урлаулар, транспорт чарасын урлаулар, юлбасарлык хисабына булды. Шул ук вакытта үтерүләр, кеше сәламәтлегенә алдан уйлап каты зыян салу фактлары, талаулар, ялганлау очрак­лары кимеде. Законсыз корал әйләнеше буенча 32 җинаять теркәлеп, 7 берәмлек корал һәм 325 патрон тартып алынды. Ә гражданнар үзләре 61 берәмлек коралны үзе тапшырды.

Андрей Леухин билгеләвенчә, 2014 елның 12 аенда автомашиналардан 112 урлау һәм 65 тапкыр аларны вату очрагы булган. Әлеге төр җинаятьләрне кисәтү максатыннан патруль-пост хезмәте эшен көчәйткәннәр. Нәтиҗәдә 50 җинаятьчене тоткарлау мөмкин булган.

Участок уполномоченныйларының да эше билгеләнде. Алар гражданнардан 11 меңгә якын гариза кабул итеп, 3500 административ хокук бозуны ачыклаган, 89 кешене административ җаваплылыкка тартканнар.

- Полиция хезмәткәрләренә ирекле дружиначылар да нык ярдәм күрсәтә, - дип сүзен дәвам итте Андрей Леухин. - ЗПКБ дружинасы - шәһәрдә оештырылган дружиналарның иң беренчесе. 2014 елда ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Министрлар Кабинеты уздырган «Закон территориясе» республика конкурсында ЗПКБның генераль директоры Виталий Волков «Хокук саклау эшчәнлегенә керткән өлеше өчен» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

Бу юлы эчке эшләр бүлегеннән ЗПКБ җитәкчелегенә муниципаль районда ДНДны үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Монда шулай ук ДНД активистлары - Марина Паранина, Оксана Лазоркина, Александр Логинов һәм Людмила Лаптева Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат

хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев