Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуш киләсең, Яңа ел!

Хуш киләсең, Яңа ел! Озак көткән Яңа ел да килә, Ерак Көнчыгыштан килә ул. Һәр адымы аның ышанычлы булсын, Тыныч булсын сукмак, килгән юл.

Кыш бабайны һәр ел көтәбез без,

Кар кызын да көтеп алабыз.

Эстафета безнең дәвам итә,

Көткән шулай ата-бабабыз.

Һәр Яңа елы яңалыксыз булмый,

Матур яңалыклар китерсен.

Бер-беребезгә телик иминлекне,

Кыш бабай да шуны җиткерсен.

Уяу саклыйк әле тынычлыкны,

Тынычлыкка, дуслар, ни җитә?!

Авырлыклар безнең артта калсын,

Шатландырсын безне һәр иртә.

Яңа елда яңа уңышларга

Ирешергә язсын һәркемгә.

Һәр гаилә үз бәхетен тапсын,

Шатланыйк без, дуслар, һәр көнгә.

Егет-кызлар матур гаилә корсын,

Олыларга телик исәнлек.

Парлыларга гаилә тигезлеген,

Сөенечләр булсын җитәрлек.

Роберт Тимершин.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев