Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуш киләсең, Рамазан!

Мөселман кардәшләребезнең көтеп алган изге вакыты - Рамазан ае да килеп җитте. Бүген кич белән, кояш баегач, Тәравих намазы укылып, Рамазан аена керәбез.

Ә иртәгә һәр барчабыз иртән таң белән торып, зур сынау гамәле - уразага керәчәк.

- Мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлыйм, изге айга төкле аякларыбыз белән керик, - диде Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. - Һәр мәчеттә Тәравих намазлары һәр көнне укылачак. Ул быел кичке унга туры килә. Мәчетләребездә һәм шулай ук Тарихи мәчеттә дә ифтар мәҗлесләре дә оештырырга җыенып торабыз. Ифтар мәҗлесен өендә оештыра алмаучыларга мәчетләрдә оештыру мөмкинлеге дә биреләчәк. Һәркайсыбызга шушы Рамазан аенда уразаларыбызны исән-сау тотып, сабыр һәм түземле булырга, күбрәк изгелекләр кылырга чакырам. Амин!
26 июньдә Татарстан Диния нәзарәте дә республика күләмендәге мәҗлес оештырырга җыена. Бу шулай ук мөселман халкы өчен зур вакыйга һәм динебезгә карата олы хөрмәт булып тора.
Рамазан аенда, гомумән алганда да, изгелек кылучылар күбәер, уразага керүчеләр ишәер дигән теләктә калыйк. Рамазан ае 17 июльдә тәмам булачак.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X