Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй... [+ФОТОЛАР]

Баштан-аяк өр яңадан киенеп, дулкынланудан тирләп чыккан учларыңа чәчәк бәйләме тотып, аркаңдагы өр-яңа әсбаплар салынган портфелеңнең авырлыгыннан рәхәтлек тоеп атлаганда синнән дә зур, синнән дә «важный» кеше юк кебек.

Тик, кызганычка, кайбер ата-аналар өчен баланы мәктәпкә җыю - проблема. Болай да очын-очка ялгап (кайвакытта ялганмый да әле) яшәгәндә, уку кирәк-яракларының, киемнәрнең бәясен күргәч, артыңа утырасың, билләһи! Ә бит һәр бала белем йорты бусагасын тиешенчә җыенып атлап керергә лаек! Шул хакыйкатьне күз уңында тотып, республикабызда менә инде дүрт елдан бирле күркәм традициягә әйләнгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла. Аның кысаларында, аз керемле гаиләләрнең булачак беренче сыйныфлыларын уку өчен кирәк-яраклы итү тора. Әлеге хәйрия ярдәменә букча, кирәкле әсбаплар комплекты салынган портфель керә. Иң бәхетлеләренә, предприятиеләр, оешмалар исәбеннән, мәктәп һәм спорт формасы сатып алу өчен, өстәмә мөмкинлек бирелә. Акция Яшел Үзән балаларын да читләп үтмәде. Чараны, балаларның матур чыгышыннан соң, башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин:
- Быел 1790 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк һәм шуларның 500е бүген биштәрле булачак. Бик күп мәктәп-бакчаларга ремонт ясалды. Бик зур рәхмәт Президентыбызга һәм балаларның бүгенгесен, киләчәген кайгыртуда катнашучыларга. Безнең укучыларыбыз, һичшиксез, республикабыз горурлыгы булачак! - сүзләре белән тантананы ачып җибәрде.
Бу шатлыклы көннәре белән котларга, президентыбызның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да килгән иде:
- Сез - Татарстанның киләчәге, -диде ул балаларга мөрәҗәгать итеп. - Уңышлар телим һәм сез булган һәр җирдә бердәмлек рухы булсын! Безнең балалар «менә» дигән! Бүгенге акциядән чыгып кына түгел, гомумән, алар безнең кайгыртуны һәм һәрвакыт таяныч булачагыбызны тоеп яшәргә тиеш. Балалар тормышындагы яңа этап - мәктәптә беренче көн шатлыгын бергәләшеп бүләк итик! - дип, булачак беренче сыйныф укучыларына букчаларны тапшырып, куанычлары йөзенә чыккан балалар белән бергәләшеп истәлеккә фотога да төштеләр.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе (ул әле 25 августка кадәр дәвам итә) алдан фаразланган саннарга караганда, республикабызның беренче сыйныфка барырга җыенучы 7633 баласына ярдәм итәчәк. Аларның 4233е - аз керемле гаиләдән, 1499 - күп балалы, 236 - мөмкинлекләре чикле бала, 400 баланың әти-әнисе эшсез, 237се - инвалид.
Мондый игелекле гамәл белән матди һәм әйберләтә ярдәм итеп, ничаклы самими күңелләрдә шатлык, бәхет тойгылары тудырган затлар - үзләре дә бәхетледер.
Гөлнара Вәлиева.
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X