Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле якташлар!

Бөек Җиңү көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз! 9 Май - барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм. Дошманны җиңгән көннән - илебез өстендә зарыгып көткән «Җиңү» сүзе яңгыраган көннән алып, 69 ел узды. Бу якты көнне онытырга хакыбыз юк. Җир йөзендәге миллионнарча кешенең азатлыгын яклап башын салган батырларыбызның якты...

Бөек Җиңү көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
9 Май - барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм. Дошманны җиңгән көннән - илебез өстендә зарыгып көткән «Җиңү» сүзе яңгыраган көннән алып, 69 ел узды. Бу якты көнне онытырга хакыбыз юк. Җир йөзендәге миллионнарча кешенең азатлыгын яклап башын салган батырларыбызның якты истәлеге, шатлык һәм ачы күз яшьләренә уралып, йөрәкләребездә яшәячәк. Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы, ныклыгы барыбызга да үрнәк.
Кадерле ветераннарыбыз! Тиңдәшсез батырлыгыгыз өчен, бөек Җиңү өчен, тыныч тормышта яшәвебез өчен, рәхмәт сезгә! Сезнең алда башыбызны иябез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Бөек Җиңү көне белән!
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев