Бүгенге матч нинди генә исәп белән төгәлләнсә дә, әлеге сериянең инде Казан бозында дәвам итәчәге кичә үк билгеле булды. 6 мартта "Татнефть Арена" боз сараенда командалар плей-оффта бишенче тапкыр очрашачак.
Бүген әлеге матчка билетлар сатуга чыкты. 19:30 сәгатьтә башланачак хоккей матчына билет бәяләре 300-900 сум тора, дип хәбәр итә intertat.ru.
Нет комментариев