Дмитрий Медведев ассызыклаганча, торакның 1 квадрат метрына булган әлеге бәя базар бәясенең 80 %ыннан артмаячак.
- Программа буенча торак билгеләнгән бәя буенча сатылачак, - ди Д.Медведев. - Ләкин бүген йорт төзү кыйммәтләнде - төзелеш материалына бәяләр үсте. Шуңа да бәяләрне арттырмыйча булмый. Югыйсә, төзүчеләр әлеге программа буенча йортлар салуда катнаша алмаячак.
Сүз уңаеннан, Татарстанда 2017 елга кадәр әлеге программа нигезендә 1,5 млн. квадрат метр торак төзергә ниятлиләр, дип хәбәр итә intertat.ru.
Нет комментариев