Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт җимешләре танытты

Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе укучылары бөтен Татарстанда танылды. Әлеге уку йорты районыбыз мәктәпләре арасында болай да яхшылар исәбендә. Бу юлы исә укучыларның җир кишәрлегендәге тырыш хезмәте үрнәккә куярлык нәтиҗәле булды. Татар Танае укучылары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган республика бәйгесендә алдынгы урыннарның берсен яулады. Бәйге...

Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе укучылары бөтен Татарстанда танылды. Әлеге уку йорты районыбыз мәктәпләре арасында болай да яхшылар исәбендә. Бу юлы исә укучыларның җир кишәрлегендәге тырыш хезмәте үрнәккә куярлык нәтиҗәле булды.
Татар Танае укучылары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган республика бәйгесендә алдынгы урыннарның берсен яулады. Бәйге узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үткәрелде. Балаларның уңышы икеләтә сөендерде дип әйтәсе килә.
Урта мәктәп балаларга тулы белем бирә. Биредә менә хезмәткә дә өйрәнеп үсәләр икән алар. Авылда туып үскәннәрнең җирдә эшләүләре гаҗәп түгел дә кебек анысы. Әмма биредә әйбәт уңыш алырлык итеп тырышалар. Шундый олы бәйгедә алдынгы чыгулары үзе үк күрсәтеп тора моны.
Мәктәп янындагы 1 гектар җирдә кәбестә, кишер, суган, сарымсак, чөгендер, кыяр, помидор кебек яшелчә үстерә алар. Бәрәңгене исә басуда 1 гектар зурлыктагы җир кишәрлегендә утырталар. Мәктәп директоры Венера Гарипова әйтүенчә, эшләре сыйфатлы булсын өчен, ягъни югары уңыш алу өчен, мәктәп Казандагы авыл хуҗалыгы югары уку йорты галимнәре белән килешү төзегән. Уку йорты галимнәре яшелчә үстерү эшен фән кушканча алып барырга өйрәтәләр. Әйбәт уңышның сере менә кайда икән!
Яхшы уңышың булгач, кем әйтмешли, кеше алдында да кызарырлык түгел. Мәктәп район һәм республика ярминкәләрендә теләп катнаша. Шунда алар 44450 сумлык әйбер сатканнар. Җирдән алган барлык уңыш исә, акча берәмлегендә үлчәгәндә, 200500 сумга җиткән. Бәрәңге, кәбестә, кишер, суган һәм сарымсак кебек балаларга кирәкле яшелчә белән үз-үзен тулаем тәэмин итә алган Татар Танае мәктәбе. Билгеле, җир кишәрлекләрендә эшне оештыра белергә дә кирәк.
- Укытучыларыбыз барысы да авылныкы, барысы да хезмәт сөя - алар ияртә укучыларны һәр эшкә, - ди директор. Менә шулай бергә-бергә тырышкач, эшнең нәтиҗәсе мактанырлык килеп чыга да инде ул.
Билгеле, баланы эшкә өйрәтеп үстерү белән бергә, аңа төпле белем бирү дә мөгаллимнең төп бурычы бит әле. Бу юнәлештәге эш нәтиҗәсен күрсәтү өчен дә саннарга күз салыйк. Соңгы биш елда мәктәпне тәмамлаган балаларның 60 проценты югары уку йортына укырга кергән һәм шуларның 49 проценты авыл хуҗалыгы тармагы институтына туры килә. Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбе укучыларын да, укытучыларын да, билге куярга кирәк булса, «5»ле белән сөендерер идек, әлбәттә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев