Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт хакы вакытында түләнмәсә

Эш бирүче эчке хезмәт тәртибе, коллектив һәм хезмәт килешүе нигезендә хезмәткәрләренә хезмәт хакын айга ике тапкыр килешүдә билгеләнгәнчә бирергә бурычлы.

Бу тәртип Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136нчы маддәсендә каралган. Әгәр дә әйтелгәннәр үтәлмәсә, хезмәткәр нәрсә эшләргә тиеш?
-Әгәр дә шундый очрак килеп чыкса, хезмәткәргә хезмәт хакы түләнми икән, ул судка гариза белән мөрәҗәгать итә ала, - дип аңлата Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Регина Гыймранова. - Әгәр дә бурычның күләме 50 мең сумнан кимрәк булса, мировой судьяга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эш бирүче бурыч суммасын таныса, суд әмере чыгару турында гариза бирелергә мөмкин, ә бәхәс туса, бурыч суммасын түләтү турында иск чыгарыла.
Әгәр дә бурыч суммасы 50 мең сумнан артса, район судына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә 500 мең сумнан артып китә һәм эш бирүче аны таный икән, суд әмере чыгару турында гариза бирергә була, бәхәс чыкса, бурычны түләттерү турында иск чыгарыла. Бурычны түләттерүче суд әмерен һәм исполнительный листны оешмага хезмәт күрсәтә торган банкка, яисә суд приставларына тапшыра.
Андый гаризалар өчен дәүләт пошлинасы алынмый. Хезмәт бәхәсен шәхси хәл итүгә кагылышлы мөрәҗәгать судта 3 ай эчендә карала. Шулай ук хезмәткәр хезмәт хакына кагылышлы бурычны түләтүне сорап район прокурорына да мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев