Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Бу бәйрәмгә битараф булган кеше бар микән?! Юктыр, мөгаен. Чөнки һәр балага, зур җитәкче булсынмы ул, гади тракторчымы, төпле белем нигезен мөгаллим сала. Халыкара Укытучылар көне ел саен районыбызда зурлап билгеләп үтелүе юкка түгел. Яулаган уңышларыбыз, сәхнә түренә чакырып бөтен коллегалары алдында зурлап котларлык укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез, төрле бәйгеләрдә җиңгән мәгариф...

Бу бәйрәмгә битараф булган кеше бар микән?! Юктыр, мөгаен. Чөнки һәр балага, зур җитәкче булсынмы ул, гади тракторчымы, төпле белем нигезен мөгаллим сала. Халыкара Укытучылар көне ел саен районыбызда зурлап билгеләп үтелүе юкка түгел. Яулаган уңышларыбыз, сәхнә түренә чакырып бөтен коллегалары алдында зурлап котларлык укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез, төрле бәйгеләрдә җиңгән мәгариф һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр һәрвакыттагыча бихисап.

Алия Гаязова

Әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан район һәм шәһәр педагоглары Горький исемендәге мәдәният сараеның зур залына җыелды. «Безнең райондагы педагоглар коллективы иң зурысы. Мондый коллектив башка бер җирдә дә юк. Акыллы укучыларыгыз күп булсын, уңышлары белән сөендереп торсын, теләгән уй-ниятләрегез тормышка ашсын. Башкарган хез­мәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм», - диде район башлыгы Сергей Батин бәйрәм котлавында. Бер төркем мөгаллимгә муниципаль район башлыгының Мактау грамотасын һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук бу көннәрдә балалар бакчалары хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Шул уңайдан «Яшел Үзән районының иң әйбәт мәктәпкәчә яшь­тәге балалар учрежде­ние­се» дип аталган бәйгегә дә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәсендә 13, 20, 25, 34нче балалар бакчасы җиңүче дип табылды.

Бу уку елында безнең районда республика дәрәҗәсендә күләмле чаралар шактый уздыру планлаштырыла. Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә, лидерлык нигезләрен өйрәнү буенча районның 18 мәктәбе эксперименталь үзәк булып тора. Шулай ук Польша һәм Словакия укучылары белән очрашу да күздә тотыла. Һәм башка зур конференцияләр, семинарлар үткәреләчәк. Хәзер исә әзерлек эшләре бара. Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова бәйрәм котлавында җиткерде. Ул 2011 елда «Мәгариф» өстенлекле проект кысаларында узган Россиянең иң яхшы укытучысы бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар тапшырды. Безнең республикадан җиңгән 29 укытучы арасында 3нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Меняйло да бар. Ирина Леонидовнаның әлеге бәйгедә икенче тапкыр җиңү яулавы аеруча сөендерә. Андый укытучылар республикада бары 20.

«Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» исеме быел сәламәт яшәү рәвешен яшь буын арасында танытуга зур өлешен керткән Зөя урта мәктәбенең физкультура укытучысы Надежда Исмәгыйлева һәм инглиз телен су урынына эчәрлек сәләтле балалар тәрбияләүче, 3нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Нина Синявинага бирелде. Бүләк­ләүләрнең чиге юк иде бәйрәмдә. Иң зур котлауларның берсе - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын алу өчен сәхнәгә бер-бер артлы мөгаллимнәр күтәрелде. Олы Ачасыр мәктәбенең география укытучысы Гөлнур Абзалина, 7нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Екатерина Ногоманова, Обсерватория мәктәбенең математика укытучысы Надежда Кононенко, Карпов исемендәге лицейның башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Николаева, мәгариф идарәсенең мәгъ­лүмати-методик бүлегенең баш белгече Роза Сәлахова, Акъегет мәктәбе директоры Гө­линә Саттарова, 3нче гимназиянең рәсем сәнгате укытучысы Маргарита Гыймалетдинова, 11нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Соловьева, Бишнә мәктәбенең тарих укытучысы Рәмзия Фәйзиева, Норлат мәктәбенең математика укытучысы Нурия Шәмсетдинова, 9нчы лицейның инглиз теле укытучысы Валентина Шитухина әлеге зур бүләккә ия булды. Шулай ук иң лаеклыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, күп укытучылар чәчәкләргә, бүләкләргә күмелде. Әлбәттә, зал тулы коллегаларың алдында җитәкчеләр кулыннан төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алу - үзе бер бәхет. Димәк, бүген укытучы хезмәтенә хөрмәт бар һәм ул югары бәяләнә. Уку елының әле башы гына. Киләсе бәйрәмнәрдә тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын сезгә, педагоглар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X