Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатыннан үч алам дип янгын чыгарган

Яшел Үзәннең Гоголь урамындагы 43нче йортында янгын чыгу турында хәбәр диспетчерлык пунктына шимбә кич килә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә подъезд төтен белән тулган була. Озак та үтми подъезд аша керә торган подвалда әйберләр януы ачыклана. Әлбәттә, төтен подъезда бишенче катка кадәр тарала. Подвалда кеше барлыгы беленә. Өстәвенә, югары катта яшәүчеләр ярдәм сорый.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада ике звенога бүленеп ярдәмгә ашыга. Күп тә үтми янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынны да таба. Подвалда иске-москы әйберләр яна булып чыга. Шунда ук ут чыгаручының үзен дә табалар. Ир саф һавага чыгарылып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырыла. Бу ирнең менә шулай икенче тапкыр ут төртеп, хатыныннан үч алуы беленә. Бу эшне полиция хезмәткәрләре тикшерәчәк.

Янгын сүндерүчеләрнең тиз эш итүе аркасында гына бу юлы янгын корбаны булмыйча кала. Төтен тулган подъезддан алар барлыгы биш кешене эвакуацияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев