Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне кертелә?

Федерация Советы җомга көнне бөтен илдә хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итә.

Моның өчен Җәмәгать палатасыннан башлангыч кирәк, дип белдергән "Русская служба новостей"га Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский.

"Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бар икән, ни өчен шулай эшләмәскә ди. Хатын-кызлар өчен, һичшиксез, катгый эш графигы авыррак. Шуңа да алар өчен кыскартылган эш көне уңайлы булыр иде. Без бу тәҗрибәне өйрәнеп карыйбыз. Кирәк булган очракта, без төбәкләргә җомга көнне хатын-кызлар өчен сәгате кыскартылган эш тәкъдим итәргә әзер. Бу хезмәт турындагы законнарда бар һәм төбәкләрнең вәкаләтләре моны эшләргә рөхсәт итә", - дип җиткерә "Татар-информ" Рязанскийның сүзләрен.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев