Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык әйтсә, хак әйтә

Гаммәви мәгълүмат чаралары, ягъни җирле газета һәм телевидениенең чиновниклар белән халык арасында элемтә урнаштырудагы роле гаять дәрәҗәдә зур. Чөнки журналистлар гади халык арасында «кайный», аның проблемаларын яхшы белә. Ә халык арасында актив «көрәшчеләр» һәм битараф булмаганнар шактый. «Шуңа күрә уңай тәҗрибәне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм яңа инициатива тууга җирлек тудыру...

Гаммәви мәгълүмат чаралары, ягъни җирле газета һәм телевидениенең чиновниклар белән халык арасында элемтә урнаштырудагы роле гаять дәрәҗәдә зур. Чөнки журналистлар гади халык арасында «кайный», аның проблемаларын яхшы белә.
Ә халык арасында актив «көрәшчеләр» һәм битараф булмаганнар шактый. «Шуңа күрә уңай тәҗрибәне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм яңа инициатива тууга җирлек тудыру хәзерге СМИның бурычы булып тора, - дип сөйли җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә «Татмедиа» ААҖ филиалы - «Зеленый Дол» мәгълүмат үзәге» җитәкчесе Татьяна Витовская.
Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин да власть белән халык фикерен берләштерү ягында булып, газета һәм телевидение ярдәмендәачыктан-ачык сөйләшүгә чыга. Журналистлар уздыра торган сораштырулар да халык фикерен белергә ярдәм итә. Кыскасы, журналистлар булсынмы, чиновниклармы, алар бер кырда эшләргә, яшәүчеләргә проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш. Гражданлык инициативасы ике төп бурычны үти: бер яктан ул халыкның якланмаган өлешен социаль яклау системасындагы җитешсезлекләрне компенсацияләсә, икенче яктан власть органнары эшчәнлегенә каршылык күрсәтүче дә булып тора. Мондый активлык җирле проблемаларны гына хәл итүдә ярдәм итүдән тыш, кешеләрдә социаль җаваплылык та тәрбияли. «Бәлки муниципалитетта Гражданнар советы оештырыргадыр? - дип, тәкъдим ясый чыгыш ясаучы. - Ә Яшел Үзәндә тәҗрибә уртаклашырлык җирлек тә, кешеләр дә бар».
Теманы дәвам итеп, гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында район Советы аппараты җитәкчесе Эльза Кадникова белдерүенчә, узган атнада 151 кеше власть органнарына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Сорауларның иң күбе «Кайнар линия»гә туры килә (101 сорау). 22 кеше Интернет аша мөрәҗәгать итсә, «Халык контроле» линиясенә 8 сорау бирелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге төзекләндерүгә кагыла. Шәхси секторда чүп-чар контейнерларының сирәк түгелүенә дәгъва күп. Гадәттәгечә сукбай этләр халыкка комачаулый. Озынборыннар җәйге чорда шулай ук халык дошманына әйләнә.
А.Тыгин озынборыннарны массакүләм юкка чыгару аерым рәвештә каралмаса да, сукбай этләрне аулауда халык фикере төрле булган. Берәүләр зарланса, икенчеләре этләр аулаучыларны «кешелексезлектә» гаепли. А.Тыгин бу проблеманы бергәләп хәл итәргә чакыра, мәсәлән, халык әйткәнчә, этләр приюты булдыру. Әмма аның өчен бюджетта акча каралмаган. Димәк, аны халык ярдәме белән генә эшләргә мөмкин булачак.
Район территориясенең экологик торышы - шулай ук теманың дәвамы һәм һәр киңәшмәнең көн тәртибендә. Экология инспекциясе хезмәткәрләре чүплекләрне фотога төшерә, комментарийлар бирә, күрелгән чаралар турында сөйли. Бу юлы, 5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне уңаеннан, күбрәк позитив мәгълүмат бирелде. Әйтик, алдагы атналарда зур тәнкыйтькә алынган чүплекләрнең ничек юкка чыгарылуы турында. Васильево, Әйшә, Осиново, Октябрьский җирлекләрендә шактый эш эшләнгән. Әйтергә кирәк, ул җирлекләрдә бакчачылык җәмгыятьләре мәшәкать тудыра. Ә менә Идел аръягы зонасында чүп-чарны үзәкләштерелгән җыю бөтенләй системага салынмаган. Полигон да юк. Экология хезмәткәрләре объективына Олы Ачасыр авылы кертелгән. Бу җирлектә санкцияләнмәгән чүплекләрне бюджет хисабына юкка чыгарганнар.
ОДН исәпләүләре турында Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов сөйләвенчә, эш дәвам итсә дә, кызганычка, әлегә максатка ирешү мөмкин булмаган. Гомуми йорт исәпләү приборлары күрсәткечләрен алу буенча тагын масштаблы эш эшләнгән. Нәтиҗәдә Төзүчеләр проспектының 40нчы йортының 10 фатирында җитешсезлекләр табылып, тикшерү өчен мәгълүматлар хокук саклау органнарына җибәрелгән. «Әмма безнең максат яшәүчеләрне җинаятьчел гамәл кылуда гаепләү түгел, ә ОДН исәпләүләрнең тотрыклы механизмын булдыру, - дип ассызыклый О.Анисимов. - Тик бу эштә, әйтик, исәпләү приборлары күрсәткечләрен алу буенча яшәүчеләр ягыннан әлегә активлык сизелми».
Әлфия ЗЫЯКАЕВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев