Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июнь аена халык күзәтүе буенча фаразлар

Уңыш алуга июньдә халык күзәтүе.

1 - 2 юньдә яңгыр - айның калган өлеше коры булачак

3 июньдә начар һава торышы - бозык көзгә

5 июнь - кыяр утыртып бетерергә

8 июнь көнне балыкка барганнар: бү көнне карп яхшы чиртә. Әгәр дә черки күп булса - июль һәм август җылы һәм яңгырлы була

9 июньдә "Федор көнендә өйдән чүп чыгарма" - дигәннәр. Бу көнне идәнне юмаганнар да себермәгәннәр дә.

10 июнь тыныч булса - уңыш яхшы була

11 июньне һәрвакыт бәхетсез көн дип санаганнар. Аның турында: "Бер Федосья көне барлык дүшәмбегә тора", - дигәннәр.

12 июнь - еланнар көне. Бу вакытта аларны еш очратырга була. "Еланнар урманда авыллары белән елан туена баралар", - дигәннәр.

15 июньнән башлап бәрәңге төбе өяләр.

16 июнь көнне "Лукьян көнендә йокларга иртә ятма , ә җилнең кайсы яктан искәнен күзәт: көнчыгыш һәм көньяктан - бөртеклеләр яхшы үсәчәк, төньяктан - көн аяз булачак; салкынча җил - бозга; көнбатыштан - явым - төшем, һава бозылуга; көньяк - көнбатыштан - явым - төшем озакка", - дигәннәр.

18 июньдә иң кыска - "чыпчык" төннәре башлана.

19 июнь - чүп утау вакыты. "Илларион килде - бакчадан чүп үләне өзелде", - дигәннәр.

21 июньне христианнар Федор Колодезник көне, диләр. Бу көн алдыннан капланган табаны кое казыйсы урынга куеп йокларга ятканнар. Иртә белән торган төшкә таба коры булса - димәк анда су юк, дигәнне аңлаткан. Тирләгән булса - су аз, ә тамчылар җыелган булса - коены шунда казыганнар.

23 июнь - авыр көн санала.

24 июньдә үлән өзмиләр.

25 июньдә кояш йөреше кыскара. Бу көнне кызу булса - печән яшел, ә яңгыр булса - юеш була.

26 июньдә ботка бәйрәме ясаганнар: аны күп итеп пешереп ярлы - ябагайларны сыйлаганнар.

27 июнь көнне, хуҗасына бәхет китерсен, дип, киемнәрне юганнар.

30 июньдә кояш зенитта акрыная. Үсемлекләр котырынып үсә башлый. Мануил көне, дигәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев