Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык акчасын – халыкка файдага

Ике елга сузылган ремонттан соң ишекләрен ачкан 1нче поликлиниканы хәзер танырлык түгел. Түбәсеннән алып фасадына кадәр үзгәртелгән бу медицина учреждениесендә хәзер җиһазлары да өр-яңадан. Алай гына да түгел, аның хәтта планировкасы да хәзер үзгәртелгән.

- Бу поликлиникага килгәч, мин елап китә идем. Күңелемнән, - дип сөйли үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов. - Бинаны үз акчабызга ремонтладык һәм моның белән горурланабыз. Моның өчен барлыгы 10 млн сум акча тотылды. Шуның 6 млн сумы түләүле хезмәтләрдән җыелды. Халык акчасы халык өчен булырга тиеш тә.
1960 елда төзелгән бу бина соңгы елларда санитар нормаларга, заман таләпләренә җавап бирми башлаган. 2013 елда аны үзгәртеп кору турында карар кылынып, 2014 елда ремонт эшләре башланып киткән.
31 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтүче бу поликлиника шәһәр үзәгендә урнашканлыгы белән дә үзенчәлек­ле. Өстәвенә, флюорографияне дә шушында ясыйлар. Халык бик күп йөри торган урын ул. Димәк, ул бөтен таләп­ләргә дә җавап бирергә тиеш.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 1нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев