Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хакасиядә коточкыч фаҗига: 1200дән артык йорт янды, 23 кеше һәлак булды

12 апрель көнне иртән Хакасия республикасында 100 дән артык торак йортка ут капты. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын рөхсәтсез коры үлән ягу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Җилнең тизлеге 30 м/с ка якын булу сәбәпле, ут бик тиз хуҗалыкларга таралган.

Көндезге бер тирәсендә республикада гадәттән тыш хәл игълан ителде. 1200 дән артык йорт янганы билгеле инде. Зыянның күләме коточкыч дип белдерә республика җитәкчелеге. Янгын 40 тан артык торак пунктка таралып, 5 меңнән артык кеше йорт-җирсез калды.

"Пасха бәйрәменә кырга шашлык пешерергә киткән идек. Җил булгач, кире әйләнеп кайтсак, йортыбыз юк", дип сөйләде журналистларга Хакасиядә яшәүче бер хатын. Халык бер-берсенә, үз йорты янып беткән кешеләр таныш булмаганнарга да ярдәм итә, бергәләшеп утка каршы көрәшә, дип хәбәр итә Беренче канал.

Янгынны вертолетлар, самолетлар ярдәмендә тәүлек дәвамында сүндерделәр.

Тикшерү органнары әлеге минутларга 23 кеше һәлак булды дип хәбәр итә.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев