Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горурлыгы – тыюлы

Раифа авыл җирлеге бик тә матур урында урнашкан. Тайга урманнарын хәтерләткән, җәнлекләр дөньясы, акваториясе һәм атмосферасы белән аерылып торган Идел-Кама дәүләт тыюлыгы аның йөзек кашы булып тора. Раифа монастырен республикада гына түгел, ә Россиядә дә яхшы беләләр. Казанга визит белән килгән берәр зур кунакның Раифага бармыйча кайтып киткәне юк. Уникаль...


Раифа авыл җирлеге бик тә матур урында урнашкан. Тайга урманнарын хәтерләткән, җәнлекләр дөньясы, акваториясе һәм атмосферасы белән аерылып торган Идел-Кама дәүләт тыюлыгы аның йөзек кашы булып тора.

Раифа монастырен республикада гына түгел, ә Россиядә дә яхшы беләләр. Казанга визит белән килгән берәр зур кунакның Раифага бармыйча кайтып киткәне юк. Уникаль табигате белән аерылып торган бу урынны дачниклар да үз итә, йортлар салырга теләүчеләр арта.
- Чынлап та, дача хуҗалыкларының артуын билгеләргә кирәк, - дип сөйли җирлек башлыгы Эмма Яппарова. - Бело-Безводное (административ үзәге) авылын, Садовый һәм Раифа бистәләрен берләштергән җирлектә 2 меңгә якын кеше яши. Шунысы куанычлы, 2012 ел белән чагыштырганда эшләүчеләр 9 кешегә артты быел. Әмма үлүчеләр күбрәк, ә туучылар бер кешегә кимрәк булды. Тормыш булгач, барысы да була, яшәү өчен шартларны яхшыртырга, бөтен төр хезмәтне күрсәтергә тырышабыз.
Эмма Яппарова сүзләренә караганда, Раифа авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кирәкле бөтен объектлар бар. Урта мәктәптә 160 бала белем алса, балалар бакчасына 100гә якын бала йөри. Раифадагы табиб амбулаториясенә быел 7 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Садовый һәм Раифа ФАПларында аннан да күбрәк: 8 меңгә якын. Амбулаториядә график буенча терапевт, педиатр, гинеколог кабул итә. Былтыр амбулатория бинасына капиталь ремонт ясап, яңа стоматология җиһазлары куйганнар. Мәдәният йорты да база учреждениесе булып санала. Анда бик күп чаралар уздырылып, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар республика күләмендәге конкурсларда балкый, призлы урыннар ала. Гомумән, җирлектә актив, сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк тырыш халык яши.
- Ә яшьләр турында аерым әйтергә кирәк, - ди җирлек башлыгы. - алар үз көчләре белән клуб бинасында урнашкан спорт залын ремонтлады, футбол мәйданчыгы да ясадылар. Безнекеләр футбол һәм хоккей ярышларында актив катнаша. Әмма үзебезнең хоккей тартмасы булмагач, аларга Яшел Үзәнгә йөрергә, кайтырга транспорт эзләргә туры килә. Яшьләрне мәдәният йортына да җәлеп итәсе иде һәм бу эшне өлкән буын ярдәме белән тормышка ашыра алырбыз дип уйлыйм.
Быел авыл Советына халыктан 446 мөрәҗәгать килеп, шуларның 393е уңай хәл ителгән. Калган сораулар да җавапсыз калмаячак. Халык күбрәк белешмә сорап килә. Коммуналь сораулар да еш булып тора. Быел төзелеш башлап җибәрү өчен 14 рөхсәт кәгазе биргән бу Совет. 2013 елга җирлекнең бюджеты 3299,6 мең сум күләмендә билгеләнгән.
-Территориябездә урнашкан тыюлык безнең горурлык булып тора. Аның директоры Юрий Горшковка аерым рәхмәтемне әйтәсем килә. Ул аның уникальлеген саклап тоту өчен бөтен көчен куя, - дип сүзен дәвам итә Эмма Яппарова. -Ябык типтагы Раифа махсус училищесы - безнең иң зур салым түләүче дәүләт учреждениесе. 122 кеше эшләгән бу учреждение мәгариф эшчәнлеге белән генә түгел, ә халыкка коммуналь, мунча, транспорт хезмәтләре дә күрсәтә. Төрле чаралар уздырганда нык ярдәм итә. Хезмәттәшлегебезнең дәвам итәчәгенә ышанабыз.
Җирлек территориясендә терлекчелек, фасад системаларын җитештерү, йортлар, беседкалар төзү белән шөгыльләнүче ширкәтләр бар. Халыкка сәүдә хезмәтен 7 кибет күрсәтә. Былтыр «Чиста су» программасы буенча Бело-Безводноеда су башнясы куелган булган. Хәзер аны тоташтыру эшләре алып барыла. Быел шулай ук контейнер мәйданчыклары төзекләндерелгән, уен мәйданнары да ремонтланган, урамнарны яктырту эше алып барыла. «Төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә, аерым алганда юлларга вак таш салырга кирәк, - ди башлык. - Бело-Безводное авылының Үзәк урамындагы 3,4нче йортларны капиталь ремонт буенча - республика программасына, ә Раифадагы 60 фатирны «Газлаштыру» программасына кертү эше дәвам итә».
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев