Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гомере буе хат ташучы булып эшләгән Гөлкәбирә Җамалиева “Яшел Үзән” призын отты

Олы Ачасырда яшәүче Гөлкәбирә апа Җамалиеваны кеше күтәрә алмаслык галәмәт зур сумкасыз күз алдына китерә алмыйм мин үзем. Сумка тулы газета-журналлар. Йорт саен өчәр-дүртәр газета алдырган заманнар бар иде бит.

Гөлкәбирә апа Бөек Ватан сугышы елларында да авылда хат ташучы булып эшләгән. Сугыштан соң да Олы Ачасырның алыштыргысыз хат ташучысы иде ул. Хәзер инде 90нны куа. Шулай булса да хәтере яхшы, газеталар укый. "Яшел Үзән"не аңа эшмәкәр авылдашы Әнвәр Миңнуллин яздырган, ә квитанциясен редакциягә шулай ук авылдашы Тәскирә Шәйхуллина җибәргән иде.

Һәм менә уңыш! Газетабызга 2016 елның беренче яртысы өчен язылучылар арасында уйнаткан иң беренче приз Гөлкәбирә апа Җамалиевага чыкты!

Гөлкәбирә апа олы яшьтә инде, призын алырга редакциягә килеп йөри алмый. Әмма аның туганнары аны ярдәменнән ташламый. Редакция бүләген - 10 кг шикәр комын туганы Резеда ханым Галләмова килеп алып китте һәм Гөлкәбирә апага кайтарып тапшырды.

Гүзәл Минһаҗева

Рәсемдә: Бүләкне журналист Алия Гаязова тапшыра. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев