Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Голикова 23 октябрьдән ял итәргә тәкъдим итте

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыятьнең начарлануы сәбәпле ял көннәрен кертү өчен РФ президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясады.

Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре дип игълан итәргә тәкъдим итте, ә кайбер регионнар өчен бөтенләй, 23 октябрьдән үк. Икенче категориягә Татарстан эләгер, мөгаен, чөнки элегрәк РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстан Республикасын коронавирус буенча киеренке вәзгыять булган төбәкләр исәбендә атады.

Аның сүзләренә караганда, ял көннәрендә ябылган тармакларны, 7 ноябрьдән соң сак кына ачарга кирәк.

Шул ук вакытта кайбер объектларга вакцинация яки ковид белән авырганлык турындагы QR-кодлар белән генә керергә рөхсәт ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев