Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөмбә дә күп, талпан да

Гөмбә чоры бара.

Урманда гөмбә дә күп, гөмбәчеләр дә һәм әлбәттә инде талпаннар да. Яшел Үзәндә 8 ай эчендә талпан тешләп 91 кеше мөрәҗәгать иткән. Ә сентябрьдә дәвалау учреждениеләренә талпан тешләп һәр көнне 10-15 кеше килә.
Талпан күп кенә йогышлы авыруларны күчерүче буларак билгеле. Алар арасында бигрәк тә вирус энцефалиты һәм боррелиоз бик куркыныч авырулар буларак билгеле. Шуңа күрә урманга барганда саклык чаралары күрергә кирәк дип хәбәр итә Роспотребнадзор хезмәткәрләре.
Белгечләр кисәтүенчә, каенлык­ларда һәм нарат урманнарында талпаннар азрак була. Ә менә катнаш яфраклы урманнарда талпаннар, киресенчә, күп булырга мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, алар урман эчендә үк түгел, ә күбрәк сукмак буйларында була. Үләндә ятарга ярамый. Ял итү өчен агач төпләрсез аланлыкларны сайларга кирәк. Урманга барганда тиешле кием сайлау да бик мөһим. Әйтик, муен һәм кулларны, тәнне каплап торган кием кияргә, чалбарны резин итекләргә кертеп куярга, аксыл төстәге кием-салым сайларга кирәк. Киемгә һәм шулай ук тәннең ачык урыннарына талпаннарны куркыта торган реппелентлар сибү дә әйбәт булыр. Урмандамы яисә дачадамы һәр ике сәгать саен тәнне, киемнәрне талпан эләкмәдеме икән дип тикшереп торырга кирәк. Талпан кадалса, аны тиз арада алып ташларга тырышыгыз. Чөнки талпан никадәр тәндә озаграк кадалып торса, талпан инфекцияләре белән зарарлану куркынычы шуның кадәр арта. Урманга бармыйча да талпан эләктереп була. Мәсәлән, эт һәм мәчеләрдән, чәчәк һәм агачлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев