Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлиянең максатлары изге

Әйшә урта мәктәбендә оешкан «Яшь каләмдәш» клубы инде 10 елдан артык эшләп килә. Шушы дәвер эчендә күп кенә укучыларымның язмалары район һәм республикада чыга торган газета-журнал битләрендә урын алды. Бу клубның максаты - укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү аша бердәм дәүләт тестларындагы инша өлешенә әзерлек һәм үз фикереңне язмача әйтә...

Әйшә урта мәктәбендә оешкан «Яшь каләмдәш» клубы инде 10 елдан артык эшләп килә. Шушы дәвер эчендә күп кенә укучыларымның язмалары район һәм республикада чыга торган газета-журнал битләрендә урын алды. Бу клубның максаты - укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү аша бердәм дәүләт тестларындагы инша өлешенә әзерлек һәм үз фикереңне язмача әйтә белергә өйрәтү.
Шушы мәкаләмдә сезнең игътибарыгызны хәзерге вакытта клубның иң актив иҗат итүчеләрнең берсе - Гөлия Мөхетдиновага юнәлтәсем килә.
Гөлия мәктәбебезнең IX сыйныфында белем ала. Башлангыч сыйныфтан ук үзен акыллы, тәрбияле, белемле укучы итеп күрсәтте. Ул - мәктәп, район һәм республика күләмендә уздырыла торган чараларның үзәгендә кайнаучы. Фән олимпиадалары да аннан башка узмый. Шунысы куанычлы: ул алардан һәрвакыт призлы урыннар алып кайта.
Алда әйтеп узганча, шушы клубта иҗатын чарлап, үз эшенең остасына әйләнеп килүче укучы ул. Инде нәтиҗәләре дә көттермәде: узган ел «Яшел Үзән» редакциясе белән актив хезмәттәшлеге өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гөлия «Ялкын» журналының 90 еллык юбилеенда журналистлардан мастер-класслар алып, тантаналы чарада катнашу мөмкинчелегенә ия булды.
Укучым киләчәктә журналист яки табиб булу хыялы белән яши. Кайсысы җиңеп чыгар, анысын вакыт күрсәтер. Әгәр дә шушы юнәлештәге эшчәнлегебез аның тормыш юлында ярдәм итә икән, "Яшь каләмдәш" клубының эшен алга таба дәвам итәргә ышаныч туа.
Мөмкинчелектән файдаланып, шушындый кыз үстергәннәре өчен, аның гаиләсенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Гөлиянең алдагы тормышында да кыю, ышанычлы адымнар белән баруын, үз юлын табуын теләп калам.
Эльвира Бачкова,
«Яшь каләмдәш» клубы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев