Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлбакча ул – безнең җиребез

Елның теләсә кайсы фасылы үзенчә матур.

Тик менә җәй... Аның гүзәллеген тасвирларга сүзләр табып бетереп булмый. Тирә-як яшеллеккә, чәчәкләргә күмелә. Җәй җитүгә күпләр йорт тирәләрен, бакчаларын, өй алларын матурлый башлый, гөлбакчага әйләндерә. Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә гүзәллек бүләк итүчеләрнең күңеле дә матур буладыр. Чәчәкләр күңелдә шатлык, сөенеч уята, гүзәллек күзне иркәли, җанга рәхәтлек бирә.
Авылда да тырышлар, егәрлеләр матур итеп дөнья көтәргә әмәлен таба. Авылның күркәмлеген, матурлыгын саклаган уңган апалары, ханымнары, өлгер киленнәре, тырыш ир-егетләре йорт тирәләрен аллы-гөлле шау чәчәккә күмде.
Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең «Молвинский СДК» дигән группаларында Интернет челтәрендә «Өй алдыбыз - гөлбакча» дигән бәйге игълан итте. Халыкта бу бәйге бик зур кызыксыну уятты. Бәйге бер ай дәвам итте. Барысы 76 бакча халык хозурына куелды. Төрле яктан төшерелгән фотосүрәтләр бигрәк тә әйбәт бакчаларның күркәм йөзен чагылдырды. Өй алды бакчасын гына түгел, тоташ авылны гөлстанга әйләндерү теләге белән янган ханымнарны да күрергә насыйп булды. Хуш исе башны әйләндергән лилияләр, нәзәкәтле дә, горур да розалар, менә-менә ачылырга торган хризантемалар, таҗларына көмеш тамчысы кебек күз яшедәй җемелдәгән чәчәкләр, назлы ясминнәр - барысы да күзләрне иркәләп, нур сибәләр. Бакчаны төрлечә бизәп була, корылмалар эшләп тә, төрле әкият геройлары, кечкенә бакча сыннары белән дә.
Бәйгене йомгаклау һәм җиңүчеләрне билгеләү вакыты җитте. Бәйгегә килгән матур фотоларның һәрберсе куандырды. Бәйге булгач, аның җиңүчеләре була. Интернет аша кемгә күпме тавыш биргәннәрен күрү мөмкинлеге бар. Менә җиңүчеләр: иң күп балл җыючы Мәгдәнә апа Гыйматова, аннан соң Алсу һәм Фәнис Шәрәфетдиновләр, Фәния һәм Госман Баһаветдиновлар, Гөлнара һәм Тәлгать Фәтхуллиннәр, Зилә һәм Рәдиф Бикмөхәммәтовләр, Лилия һәм Рамил Садыйковлар, Нәрзилә һәм Рәвил Баһаветдиновлар, Венера һәм Фәрит Нигъмәтуллиннар. Үзенчәлек ле итеп бизәлгән бакча Фәтлия һәм Гомәр Ибатуллиннарныкы, хәтфә чирәмдә йөрүче каз бәбкәләре белән гөлстанга әйләнгән ишек алды Фәнзия белән Илгизәр Канаковларныкы иде.
Рәвия белән Марат Хәлиловлар серле бакча ясаган. Балалар мәйданчыгы ясап бизәүчеләр Әлфия Зарипова, Рәис Шәйхуллин булды. Чәчәкләргә мөккибән гашыйк Гөлүсә белән Хәдис Рәхмәтуллиннарның бакчасы кабатланмас аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Зәвык белән бизәлгән бакча Фәридә һәм Рашит Гыйльмановларныкы иде. Бакчаны ямьләндерүдә хатын-кыз үзе генә түгел. Хәлим Хөсәеновның тырышлыгы нәтиҗәсендә аның шау чәчәкле бакчасында фонтан пәйда булган.
Миләүшә һәм Фәрит Җамалетдиновлар бакчасында чәчәкләр төрле төсләре белән сокландыра. Кадрия Нуруллина чәчәкләренә карап җәйне сагынырбыз инде. Һәм ниһаять «Өй алдыбыз - гөлбакча» бәйгесенең төп җиңүчесе - Айрат Хәлилов. Нинди генә чәчәк юк аның бакчасында. Төрле төстәге петунияләр, гортензияләр, әрсез бәрхет гөлләре, кадими кашкарыйлар, күнегелгән гладиолуслар, дәлияләрдән тыш дистәләгән таныш булмаган чәчәкләр үстерә ул. Бәйгедә катнашучыларга мәдәният йортына чакырып зур концерт бүләк иттеләр. Күңел өчен призлар, грамоталар тапшырылды. Гадәттәгечә «Шатлык», «Яшьлек» бию төркемнәре дәртле биюләре белән сөендерде. Җырчыларның күңелле җырлары җанга сихәт бирде.
Чәчәкләрнең исенә хушланып, имин аткан таңнарыбызга шөкер итеп, җәйнең назларына, якты нурларында коенып калырга ашыгыйк, киләсе елда бакчабызны ничек ямьләндерү хакында уйлый башлыйк.

Гөлфинә Канакова.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев