Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаугалы авыру кереп чыкканнан соң табибның гомере өзелгән

Күңелсез хәл 7 декабрьдә Яшел Үзән районының Васильево хастаханәсендә булган. Ике тапкыр инфаркт кичергән табибның йөрәге күтәрмәгән.

Җирле хастаханәгә иртәнге сәгать 9да 80 яшьлек авыру килә һәм табиб-невропатолог бүлмәсендә гауга чыгара, дип шәрехли әлеге хәлне ProKazan.ru. Ул чыгып киткәннән соң, 20 минуттан 66 яшьлек Марат Фаткуллин эш бүлмәсендә вафат булган.

- Соңгы вакытта авырды, ике тапкыр инфаркт кичерде, - дип сөйләгән әлеге мәгълүмат чыганагына Васильево хастаханәсе баш табибы Рәис Фәсахов. - Шуңа да аның үлемен әлеге хәлгә генә бәйләп карарга ярамый. Этәргеч фактор булган. Мөгаен, кабат инфаркт булгандыр. Хастаханә өчен бу зур югалту. Яхшы кеше иде.

Вафат булган табиб күптән түгел генә ялдан эшкә чыккан. Шифаханәдә ял иткәндә дә урында утырмаган, андагы авыруларга булышкан, диләр.

Мәрхүмнең тормыш иптәше һәм ике баласы калган. Якыннарына сабырлык бирсен...

Чыганак -интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев